Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстанның вакытлы хөкүмәте Бакыев туганнарын эзли


Бишкәк – Кыргызстанның вакытлы хөкүмәте бәреп төшерелгән президент Корманбәк Бакыевның туганнарын эзләвен дәвам итә.

Вакытлы хөкүмәт вице-премьеры Азимбәк Бекназаров сүзләренчә, элекке президент һәм аның якыннары коррупция, әшнчәчелек, журналистлар һәм сәясәтчеләрне үтерүдә шикләнелә. Аларга барлыгы 200ләп эш ачылган.

Бекназаров сүзләренчә, элекке президентның туганы, президент гвардиясен җитәкләгән Җаныбәк Бакыевны кулга алырга күрсәтмә бирелгән.

Илен ташлап киткән һәм хәзер Казакъстанда сыену тапкан Корманбәк Бакыев үзенә һәм якыннарына белдерелгән гаепләүләрне кире кага.
XS
SM
MD
LG