Accessibility links

Кайнар хәбәр

Янартау көле Таймырга барып җиткән


Исландиядәге янартауның көле Таймырга, Көнчыгыш Себергә һәм Байкал тирәсенә барып җиткән.

Якын көннәрдә аның Ерак Көнчыгышка барып җитәчәге әйтелә.

Белгечләр әйтүенчә, бу көл болытлары андагы халыкның сәләмтлегенә һәм очышларга зыянлы түгел.

Янартау сәбәпле Европаның күп кенә илләрендә очышлар туктатылды. Нәтиҗәдә Русиядән ул якка 400-ләп очыш булмый калды яки кичектерелде.

Русиянең унлап һава аланыннан 34 меңләп кеше очып китә алмады.
XS
SM
MD
LG