Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кунакка килгән үзбәк 45 көнен Казан төрмәсендә уздыра


Үзбәкстаннан Казанга кунакка килгән Отабәк Юлчыбаевны миграция хезмәте вәкилләре тоткарлап канунсыз 45 көн төрмәдә тота. Казан кеше хокукларын яклау үзәге ярдәмендә Отабәк әлеге хәлне мәхкәмәгә шикаять итә. Хәзерге вакытта ул Русиягә килергә курка.

Отабәк Юлчыбаев 45 көн төрмәдә утырудан тыш, аңа әле 177 көнлек административ җәза да өстиләр. Шулай итеп Казанга кунакка гына килгән Юлчыбаев Татарстан башкаласында төрле михнәтләр кичерә.

Әлеге хәл 2008 елның 12 ноябрендә була. Туганнан-туган абыйсының дачасында плау пешереп ятканда, Татарстан миграция хезмәте вәкилләре килеп, аны канунсыз хезмәт белән шөгыльләнүдә гаепләп административ хокук бозу турында протокол төзиләр. Шул ук көнне аңа илдән чыгарып җибәрү тәртибе нигезендә 2 мең сум штраф та салалар һәм “мәсьәлә хәл ителгәнче” дип Казан шәһәренең тәртип бозучылар утыртыла торган бүлмәсенә ябып куялар.

45 көннән соң мәхкәмә карары белән Юлчыбаев аннан чыгарыла, әмма административ җәза шарты шул килеш кала.

Бары адвокат ярдәмендә генә узган елның мартында “хокук бозуга китерә торган сәбәп юк” дигән карар нигезендә, аңа ачылган эш туктатыла.

Әлеге хәлләрдән соң Отабәк күргән зыян өчен матди чыгымнарны кайтаруны таләп итеп Казанның Вахитов районы мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итә. Ай ярым диярлек төрмә һәм 177 көнлек административ җәзаны ул 89 мең 400сумга исәпли (1 көн ирекне чикләү – 1 мең 200 сум). Моннан тыш ул адвокат хезмәтенә тоткан чыгымнарны да кайтаруны сорый. Аны ул 23 мең 100 сум дип бәяли.

Ләкин бу көннәрдә узган мәхкәмә утырышында Юлчыбаев сораган 112 мең 500 сумның бары 42 мең 500 сумын гына түләү карары чыгарылган.

Мәхкәмәдә катнашкан миграция хезмәте вәкиле Олег Стекольщиков барлык гаепне мәхкәмә өстенә калдырган. Чөнки административ хокук бозу кодексы нигезендә, читтән килгән кешеләрне Русиядән чыгарып җибәрүне эчке эшләр министрлыгы оешмалары башкара. Әмма илдән чыгарганчы мәхкәмә аны ябып тота. Шуңа ул монда миграция хезмәтенең бернинди гаебе дә юк дигәнгә ишарәли.

Федераль хаким Эдуард Каминский миграция хезмәте вәкиленең сүзләрен ышандырырлык түгел дип таба һәм Юлчыбаевка күргән барлык зыян өчен 20 мең, ә адвокат хезмәте өчен тотылган чыгымнарны каплауга 22 мең 500 сум бирү карарын чыгара.

Ләкин Юлчыбаевның мәнфәгатьләрен кайгыртучы Казан хокук яклау үзәге әлеге карар белән канәгать булмавын һәм аны киредән шикаять итәчәген әйтә.

“Отабәк үзе хәзер Үзбәкстанга кайтып киткән һәм киредән шундый хәл кабатланыр дип Русиягә килүдән курка”, ди Казан кеше хокукларын яклау үзәге сүзчесе Булат Мөхәммәтҗанов.

Ул шулай ук Отабәк 45 көнен уздырган Казан эчке эшләр идарәсенең тәртип бозучылар тотыла торган урыны бик начар шартларда булуын әйтә.

Узган елны анда җәмәгать күзәтү комиссиясе булып китә. Һәм алар андагы шартлар Русия канунына һәм БМОның тоткыннар өчен күрелә торган чараларның минималь стандартлары таләпләренә туры килмәвен билгели. Тоткыннар утыра торган бүлмәләр җилләтелми, бәдрәфләр коточкыч хәлдә, хәтта бүлмәнең берсендә йоклау урыны да каралмаган, шуңа барлык матраслар идәндә, өстәл булмау сәбәпле, шул матраслар туклану урыны да булып тора.
XS
SM
MD
LG