Accessibility links

Кайнар хәбәр

Актанышта "башкорт эзләре"


Актаныш авылы Иске идел буенда урнашкан
Актаныш авылы Иске идел буенда урнашкан

Башкорт галимнәренең Татарстанның көнчыгышында татарлашкан башкортлар яшәве турындагы фаразы бәхәсләр уята. “Татарстанда күпме башкорт яши?” дигән мәкаләдә Әнвәр Әсфәндияровның “Минзәлә башкортлары авыллары” дигән китабындагы кайбер бәхәсле фикерләре турында язган идек.Бу юлы XVII-XVIII гасырлардагы Минзәлә өязе түгел, хәзерге Актаныш районында яшәүчеләрнең милли үзаңы белән кызыксындык.


Юбилей мөнәсәбәте илә

Быел Актаныш авылы – 300, район 80 еллыгын билгели. Шушы уңайдан район җирлегенең тарихы белән кызыксыну тагын да арткан, Актаныш турында тарихи мәгълүматлар туплаган китап чыгарга тора. Бу китапны төбәк тарихын өйрәнүче, озак еллар район газетында эшләгән журналист Йосыф Хуҗин әзерләгән.

Район җирлеге тарихы турында ул түбәндәгеләрне сөйләде:“Бу китапка 2200 кеше, 151 торак пункт турында мәгълүматлар керде. Менә шушыларны язганда, җирлекнең тарихын кабаттан өйрәнергә туры килде. Бу урыннарда әүвәл фин-угыр кабиләләре яшәгән. Чиялек, Такталачык, Татәҗби, Семиостров, Мәсәде, Ямалы, Гәрәй, Илчебай, Ирмәш, Актаныш, Карач, Шәбез авылларындагы каберлекләр шул хакта сөйли. XIV гасырдан башлап бу якка күчмә халыклар үтеп керәләр.

XI-XII гасырдан исә Ык һәм Агыйдел тамагына Идел буе болгарлары күченәләр. Татәҗбигә, Дербешкага нигез салалар. Гәрчә соңгысы пристань салынгач, урыс авылы булып китсә дә. Шул чордан бу якларда төрки-татар тарихы башлана. Фин-угырлардан мадьярлар Көләгеш буеннан күчеп китеп, Дунай якларына барып, хәзерге Венгрия дәүләтен төзүдә катнашалар. Ә марилар кала. Казанны Мәскәү яулап алгач, башка кардәшләре алар янына килеп сыену табалар.

Ата-бабаларыбыз безнең төбәктә 151 торак пунктына нигез салалар. Шуларның тугызы мари, өчесе рус. Руслар колониальләштерү вакытында киләләр. Калганнары татар авыллары.

Агыйдел һәм Сөн аръягындагы җирләребезне ХХ йөз башында бездән аерып калдыралар. Әле ул вакытта Башкортстан хәзерге мәйданда оешмаган була, бу җирләр буш кала. Бары тик 1922 елдан соң гына Сталин имзасы белән хәзерге Башкортстан барлыкка килә”.

"Актанышны башкорт итү – ике халык арасына чөй кагу"

Йосыф Хуҗин

Актаныштагы күп авылларны башкорт авыллары итеп күрсәтүнең нигезен Йосыф Хуҗин болай дип аңлата: “Бездә җире булган кешеләрне башкорт дип атаганнар. Моның сәбәбе шул: башкорт кабиләләре үз теләге белән Мәскәүгә кушылганнан соң, аларга бу җирләрне куллану мөмкинлеге бирелә. Ә бу җирләр Болгар дәүләтенеке, аннан соң Казан ханлыгыныкы булган. Миндә 1491 елгы картаның күчермәсе бар. Монда монгол яулары гаскәриләре дә, аннан соң Казан ханлыгыннан ярлык алганнар да килеп утыра. Мәсәлән, Тыңламас авылына Ибраһим ханнан ярлык алган Котлыбиш нигез сала, Пучы якларына Әхмәт һәм башка ханнардан ярлык алганнар килеп утырган.

Мин башкортларның омтылышларын аңлыйм. Аларның саны ягыннан да күбәясе килә. Ләкин бер генә нәрсә әйтә алам: кеше җилкәсендә оҗмахка кереп булмый. Тарихны өйрәнгәндә, Әсфәндияровның 8 томлыгын өйрәнеп чыктым. Аларда инде бөтенесе башкорт дип барыла, чөнки исәп алу кәгазьләрендә шулай язылган. Әнвәр Закир улы әле менә “Минзәлә авыллары башкортлары”дигән китап та чыгарган. Шушы хезмәтләре белән ул безгә дә фактик материаллар табарга ярдәм итә. Әмма ул сәясәт белән шөгыльләнә. Моның белән ул нәрсә отарга тели, анысын аңламыйм.

Бездә бертөрле таркату бара, татар белән башкорт арасына чөй кагарга тырышалар. Бу халыкларны якынайтуга хезмәт итми, ләкин без шуңа иярәбез. Ата-бабамнар җир өчен башкорт дип язылган өчен генә мин үземне башкорт дип атый алмыйм бит. Бу тозсызлык була. Җаны белән башкорт булган кеше башкорт булсын, җаны белән татар татар булып кала. Чөйне каккан саен кагарга кирәкми”, дип саный Йосыф Хуҗин.

Эзләр - китапта гына

16 апрельдә Башкортстан президентының дәүләт киңәшчесе Сергей Лаврентьев “Башинформ” агентлыгына җанисәп тирәсендә куерган көнүзәк проблемаларны шәрехләп, фикерләрен белдерде.

Ул анда Миңтимер Шәймиевнең күптән түгел “Азатлык” радиосына биргән әңгәмәсендә быелгы җанисәпкә кагылышлы фикерләре белән килешмәвен дә белдерә: “Миңтимер Шәймиевнең татарларны мәҗбүри рәвештә башкорт итеп яздыру куркынычы бар, дигән сүзләре белән килешеп булмый. Киресенчә, дистәләрчә елларга сузылган административ басымнан соң, халыкның милли үзаңы ремиссиясе бара”, ди Сергей Лаврентьев.

Ул шунда ук “Шәймиев үзенең Минзәлә өязе башкортларыннан арендага җир алган типтәр ыруы шәҗәрәсен бик яхшы белә, дип ышанам. Минзәлә, шул исәптән Актаныш башкортларының балалары әле дә ата-бабалары яшәгән шул ук авылларда яши”, дип дәвам итә.

Шулай итеп, Сергей Лаврентьев Актанышта башкортлардан башка алардан җир алган татарлар, типтәрләр булуын таный. Ләкин бүгенге Актанышта кемнең татар, кемнең башкорт булганлыгын аерып алырга бернинди дә мөмкинлек юк. Хәзерге заманда бу авылларда яшәүчеләр үзләрен бер милләт вәкилләре дип саный.

2010 елның октябрендә үтәчәк җанисәптә дә социаль һәм милли катламнарны саныйлар. Хәзергә Актанышта үзен башкорт диючеләр очрамады. Анда башкорт эзләрен, бигрәк тә асаба башкортларыныкын башкорт галимнәре чыгарган китаплардан гына табарга була. Ул китаплар күбрәк XIX гасыр "ревизия сказкалары" мәгълүматларына таянып язылган. Ә "ревизия сказкалары" ул вакытта милләт, тел мәсьәләләре белән артык кызыксынып тормаган.

XS
SM
MD
LG