Accessibility links

26 апрельдә Казан татарныкы


Шагыйрь Габдулла Тукайның туган көнендә Казанда иртәдән алып кичкә кадәр татар чаралары үтә. 24 апрельдә “Үзебез” яңа буын хәрәкәте “Мин татарча сөйләшәм” акцияләре кысаларында “Татар-дозор” уены да үткәрә.

26 апрельдә опера һәм балет театры янында Шигырь бәйрәме, Бауман урамында “Мин татарча сөйләшәм” акциясе, Камал театрында биюче Нурбәк Батулланың “Бие, бие, Хәйбулла” спектакле, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында халыкара “Татар моңы” фестиваленең гала-концерты уза.

"Татар-дозор"

Гадәтләнгән уен-маҗарадан аермалы буларак “Татар-дозор” тулысынча татар телендә барачак. Туган телгә, Казанның татарларга кагылышлы истәлекле урыннарына багышлана. Уенда катнашучыларга шәһәрдә татар теленең кулланыш даирәсен киңәйтер өчен көч һәм креатив фикерләүне эшкә җигәргә туры киләчәк.

“Татар-дозор”да катнашыр өчен мәктәп, гимназия, югары, урта уку йортлары студентлары, иҗади коллективлар, маҗара һәм татар телен яратучылар һәм башкалар командаларга туплана ала. Такымда биштән азрак, 10нан артык кеше булмаска тиеш. Команданың үз видеокамерасы, фотоаппараты булу шарт.

“Татар-дозар” уенында катнашучылар шәһәр буенча “Мин татарча сөйләшәм!” логотибы төшерелгән футболкалардан йөриячәк. Җиңүчеләрне билгеләгәндә төп критерийларның берсе – ул биремнәрне тиз түгел, ә төгәл, сыйфатлы башкару. Иң акыллыларга кыйммәтле бүләкләр дә әзерләнгән.

“Татар-дозор” 24 апрельдә 12.00 сәгатьтә башлана. Уенда катнашучылар Бауман һәм Университет урамнары киселешендә җыела. “Татар-дозор” уенында җиңүчеләрне 26 апрельдә “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе вакытында билгелиячәкләр, ди “Үзебез” хәрәкәте координаторы Римма Бикмөхәммәтова.

Тукай көне Шигырь бәйрәме белән башлана

Шигырь бәйрәме опера һәм балет театры янында 12.30да башлана. Тантанада республика җитәкчеләре катнашлыгында Тукай исемендәге дәүләт бүләге тапшырылачак. Шигырь бәйрәмендә шагыйрьләр шигырь сөйләячәк, театр янында җыр-моң яңгырап торачак.

Бауманда “Мин татарча сөйләшәм”

Шигырь бәйрәменнән соң сәгать өчтә Бауман урамында “Мин татарча сөйләшәм” акциясе башланып китә. Аны “Үзебез” яңа буын хәрәкәте үткәрә.

“Татарлар! Казан безнең шәһәр һәм без монда хуҗа икәнебезне бар кешегә күрсәтер вакыт җитте. Казанга кем килмәсен, бар кеше сүгенә-сүгенә: "шушымы инде татар башкаласы", ди. Күпме түзәргә була, маңкортлар атакуют!”, дип язылган интернетта таратылган чакыру кәгазендә.

26 апрельдә Бауман урамында "Мин татарча сөйләшәм!" дип язылган футболкалар кигән, түштамгалар таккан егетләр һәм кызлар халыкны татарча сөйләштерәчәк. Татар телен белүчеләргә махсус түштамгалар, ә белмәүчелөргө сүзлекләр таратылачак. Һәр елдагыча татар альтернатив музыкасы концерты оештырылачак.

“Бие, бие, Хәйбулла!”

Башка елларда “Мин татарча сөйләшәм” акциясе тәмамлангач, Камал театры янында Тукай бүләге ияләре, иҗат коллективлары катнашлыгында концерт оештырыла иде. Әмма быел бу чара үткәрелми.

Шулай да кичке алтыда Камал театрының кече залында Нурбәк Батулла “Бие, бие, Хәйбулла!” дигән бию тамашасы әзерли.

Татар моңы” килә!

26 апрель көнне кичке сәгать алтыда опера һәм балет театрында халыкара “Татар моңы” фестиваленең гала-концерты башлана. Анда Русия төбәкләреннән, чит илләрдән татар яшьләре катнаша. Оештыручылар сүзләренчә, кунаклардан башка гына да концертта 121 кеше чыгыш ясаячак.
XS
SM
MD
LG