Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан хоккейчылары милициягә эләкте


Татарстан хоккеенда көтелмәгән хәлләр күзәтелә. Чемпионлыкка дәгъваланган “Ак Барс” ХК МВД такымына үз өендә ике тапкыр оттырды.

“Ак Барс” Русия эчке эшләр министрлыгы такымын Балашихада ике тапкыр җиңеп кайткач, җанатарлар “Ак Барс”ның чемпион булачагына шикләнмәде. Иң начар хәлдә дә, казаннар Татарстан такымының МВДчыларны гомуми уеннар буенча 4:1 белән җиңүен фаразлады. Әмма үз мәйданында Татарстан уенчылары ике көн рәттән оттырыр дип беркем уйламады.

“Ак Барс”ның җиңелүе КХЛга файдага


Спорт белгече Илнар Хөснуллин “Ак Барс”ның җиңелүен болай аңлата.

“Өченче уенда җиңелсәләр дә, “Ак Барс” өстенлек итте. Әмма дүртенче уенда Татарстан такымына җыйналган көчле уенчылар булмавы сизелде. Такым әйдаманы Морозовның имгәнүе дә авырлыклар китерде. Хәзер “Ак Барс” иң көчле уенчыларсыз Зарипов һәм Морозовсыз чыгыш ясарга мәҗбүр”, ди Хөснуллин.

Аның фикеренчә, татарстаннарның җиңелүе “Ак Барс” җанатарларын гына борчый. Күпчелек исә, шул исәптән Кыйтга хоккей лигасы әгъзаларына да “Ак Барс”ның начар уйнавы файдага гына, ди белгеч.

“Ике такым арасындагы гомуми уеннар 4:0 исәбе белән тәмамланса, КХЛның абруе калмас иде. Узган ел чемпионнары җиңел генә җиңсә кызыгы калмас иде. Спорт белгечләре уеннар башланганнан алып, соңгы елларның иң көчле такымнары көнчыгыш конференциясендә, ә көнбатышта көчсезләр уйнады, дип әйтеп килде. “Ак Барс”ның җиңел генә җиңүе моны тагын бер кат исбат итәр иде. Шуңа күрә уеннарның озакка сузылуы, реклама, өстәмә акча эшләү мөмкинлеге белән беррәттән, КХЛның абруен арттыра”, ди Хөснуллин.

Читтә бәхет эзләү

Белгеч фикеренчә, ике уенны оттырдык дип кәефне төшермәскә кирәк. Чөнки “Ак Барс” бу сезонда көндәшләрен кунакта җиңүләре белән танылды. “Салават Юлаев”ны да, “Металлург”ны да, “ХК МВД”ны да алар читтә җиңде. Димәк, киләсе уеннарда да “Ак Барс” җиңәргә мөмкин.

Әлегә көчләр тигез. Ике такым да икешәр тапкыр җиңде. Киләсе уен 23 апрельдә Балашихада узачак.
XS
SM
MD
LG