Accessibility links

Кайнар хәбәр

Агеев: “Без булдырабыз” дип кенә булмый


Татарстанда җитештерелгән товарлар көндәшлеккә сәләтлеме? Республиканың икътисад белгечләре җыелып әлеге сорауга җавап эзләде. Алар фикеренчә, республикага үзендә җитештерелгән товарлар җитми.

Бу чарада республика икътисад министры Марат Сафиуллин, Дәүләт Шурасының икътисад, инвестиция һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Марат Галиев, Сәүдә-сәнәгать пулаты җитәкчесе Шамил Агеев, югары уку йорты галимнәре, төрле ширкәт җитәкчеләре, яшь эшмәкәрләр катнашты.

Искелектән арынырга кирәк

Сәүдә-сәнәгать пулаты башлыгы Шамил Агеев сүзләренчә, кризис Татарстан икътисадына нык тәэсир иткән. Аның фикеренчә, төп бәла – икътисадның иске модельләргә корылуы. Бүген исә, Русия җитәкчелеге күп кенә төбәкләрдә монополия урнаштырып үзен-үзе тупикка кертә, ди ул.
Шамил Агеев

“Кызганычка каршы, илдә икътисадтан көтелгән уңыш алу теләге билгеле бер системага салынмаган. Русия җитәкчелеге яңалыклар кертә, әмма теләгән нәтиҗә ала алмый. Икътисадны өйрәнү дә җитеп бетми. Бу тармактагы күп кенә статистика һавадан алып ясала. Икътисад галимнәренең белем дәрәҗәләре түбән, шуңа күрә аларга җитәкчелек тә колак салмый”, ди Агеев.

Җыелышта чыгыш ясаучылар еш кына икътисад тармагына дәүләт игътибары җитмәү турында әйтте. Татарстан Дәүләт Шурасының экология, табигать байлыкларын куллану һәм аграр мәсьәләләре комитеты рәисе урынбасары Илсур Сафиуллин исә, дәүләт икътисадка мөмкин кадәр азрак тыкшынсын иде, ди.

“Дәүләтнең бу өлкәдә катнашуы кимрәк булырга тиеш. Дәүләт бүген иң элек салымнарны кулайлаштыру, тәртип сакларга, мәхкәмә системасын җайга салу эшләре белән шөгыльләнергә тиеш. Әмма дәүләт сәнәгать эшләренә тыкшынырга тиеш, бәяләрне билгеләргә тиеш дигән фикерләр, актуаль түгел”, ди Сафиуллин.

Татарстан товарлары көндәшлеккә сәләтлеме?

Еш кына татарстаннар үзләрендә җитештерелгән товарлар белән мактанырга ярата. Узган елда республикада шау-гөр килеп “Татарстанныкын сайла” дигән акция үткән иде. Чынлыкта исә, икътисад белгечләре, Татарстан товарлары тармагында зур проблемалар бар ди. Илсур Сафиуллин бөтенләй, “Татарстанныкын сайла” дигәнне сәяси шигарьгә генә тиңли.
Илсур Сафиуллин

“Бу сәяси шигарь. Аны тормышка ашыра башласак без, “Пушкинны укымаска, Тукайны гына укый башлагыз”, дияргә тиеш. Кеше иң элек татарстанныкы булган өчен түгел, ә сыйфатлы булуыннан карап кулланырга тиеш. Әгәр Италиядә чыккан товар безнекеннән сыйфатлырак икән, ни өчен без үзебезнекен алырга тиеш. Дөрес, җирле ширкәтләргә керем була. Әмма без үзебезнең ширкәтләрне яхшырак товар җитештерүгә этәрмибез икән, алар “мин татарстанныкы булган өчен, минем начар товарымны да алалар” дип үзенең үсешен тоткарлый. Һәм киләчәктә көндәшлектә төшеп калу куркынычы бар. Шуңа күрә җитештерүчеләр арасында көндәшлекне булдырырга кирәк”, ди Сафиуллин.

Шамил Агеев та Татарстанда җитештерелгән товарларның бик аз булуын әйтә.

“Бездә товарларны сатучы электрон федераль мәйдан бар. 2010 елның беренче 3 аенда биредәге 300 исемдә товар сатучыларда кызыксыну уятмаган. Татарстанда җитештерү күләме бик аз. Җитештерү булган очракта да, аны саклап кала алмыйбыз. Мәсәлән, су бездә читтән кайтарыла, кием читтән. Гел “без булдырабыз” дип кенә яшәп булмый. Икътисади халәткә аек акыл белән караган саен, без икътисадка, чыннан да, күбрәк файда китерәчәкбез”, ди Агеев.

Министр якты киләчәккә өметләндерә

Әмма, дөреслек күзне чага дигәндәй, күп очракта республика хөкүмәтендә чынбарлыкка дөрес карау юк. Мәсәлән, бу җыелышта да, белгечләре икътисадның авыр хәлдә булуын әйтсә дә, Татарстанның икътисад министры Марат Сафиуллин, кризис инде артта ди.
Марат Сафиуллин

“Быел безнең 3нче социаль икътисад программасы тәмамланачак. Хәзер без икътисад үсешенең яңа юлларын эзлибез, кайсы тармакта нинди көчләр булганын билгелибез. Республикада икътисадның яңа юллары ачыла. Хәзер без институциональ теория буенча инфраструктураны алып барырга тырышабыз. Татарстан товарларына килгәндә, башка төбәкләр белән чагыштырганда, республиканың халәте яхшырак. Барлык товарларның яртысы үзебездә җитештерелә. Бүген без күбрәк товарларның үзебездә җитештерелүе өчен тырышабыз. Татарстан икътисады аска тәгәрәүдән туктады, хәзер әкрен-әкрен генә күтәреләбез. Бу чор кайчан тәмамлануын әйтүе кыен. Чөнки без Русия икътисадына да нык бәйле”, ди министр Сафиуллин.
XS
SM
MD
LG