Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дума Кара диңгез флоты килешүен 27 апрельдә расларга мөмкин


Русия Дәүләт Думасы Русия Кара диңгез флотының Акъярда тору мөддәтен озайту килешүен 27 апрельдә ратификацияләргә мөмкин.

Думаның Халыкара эшләр комитеты рәисе Константин Косачев әйүтенчә, бу документ парламентның түбән пулатына 23 апрельдә үк тапшырылырга тиеш.

Элегрәк Украина Югары Радасының да бу килешүне Русия Думасы белән бергә раслау мөмкинлеге әйтелгән иде.

Әмма оппозицион фиркаләр аңа каршы булуларын белдерә.

Русия һәм Украина президентлары чәршәмбе имзалаган килешү нигезендә Кара диңгез флоты Акъярда 2017 елдан соң да тагын кимендә 25 ел торачак. Моңа алмашка Русия Украина өчен табигый газ бәясен 30 процентка төшерде.

Әлеге килешүне яклап журналистлар алдында чыгыш ясаганда Украина президенты Виктор Янукович: “Яңа килешү төзүнең төп сәбәбе - моңа кадәр төзелгән 10 еллык килешүнең безне кабергә алып баруы. Бу төп проблема иде. Безгә аннан чыгу юлын эзләү кирәк иде”, - диде.
XS
SM
MD
LG