Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмуртиядә мәчетләр саны арта


Починки авылы мәчете
Починки авылы мәчете

Соңгы елларда Юкамен районы авылларында дини йолаларыбызны үтәү буенча да алга китеш сизелә. Бу да үз чиратында, татар телебезне саклап калуда бер адым. Авыллардагы гыйбадәт биналарында балалар дин белемен генә алмый, әдәплек кагыйдәләрен өйрәнә, туган телен белүен камилләштерә.

Починки авылындагы борынгы мәчетне совет чорында клуб итеп кулланылган. Гыйбадәт бинасы булмау сәбәпле, дини йолаларыбыз күп гаиләләрдә үтәлми башланды.

"Асылыбызга кайту нияте Починки авылында яшәүчеләрне мәчет салу фикерен көчәйтте. Халык үзе дә тырышты, иганәчеләр дә бераз ярдәм итте. Инде ерактан юлчыларның игътибарын ялтырап торган ярымайлы манара җәлеп итә", диде Рәвҗан Бикмансуров.

Мәчетнең урыны җайлы булуын, азан тавышы аңгыравы күңелләрдә сөенеч тудыра диделәр Люзия Нуралиева һәм Рәхилә Бузанакова. Алар авылда элек-электән мәчет булуын өлкәннәрдән генә ишетеп белә. Ханымнар ул бинада клуб булуын гына хәтерли.

Дин сабакларына мәчеткә балалар, яшьләр күпләп йөри икән. Теләгән һәр кешегә дини белемен арттыру өчен мөмкинлекләр бар.

Җомга намазына гыйбадәт бинасына без авылда булган көнне кеше күп килмәгән иде - әллә урамдагы пычрактан курыкканмы, әллә башка эшләр комачаулаганмы?

"Ә шулай да иман йортының булуы кешеләрнең холкы, тәртибенә тәэсире зур", дип билгеләп үтте Починки авылы мәчете имамы Нәдир Бузанаков.
XS
SM
MD
LG