Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пәрәнҗә киеп машина йөрткән хатын-кызга штраф түләткәннәр


Франциянең Нант шәһәрендә машина йөртүче хатын-кыз пәрәнҗәдән булганы өчен акчалата җәзага тартылган.

Полиция белдерүендә, пәрәнҗә машина йөртүче ханымның юл хәрәкәтен күзәтүен катлауландырырга һәм юл казасына китерергә мөмкин, диелгән.

Штрафка тартылган мөслимәнең адвокаты полициянең бу гамәлен канунсыз, дип бу карарның дөреслеген мәхкәмәдә тикшерәчәген әйтте.

Франциядә инде берничә ай җәмәгатьчелек урыннарында пәрәнҗә киюне тыю-тыймау турында бәхәсләр бара. Бу атнада президент Николя Саркози парламентка пәрәнҗәне җәмәгатьчелек урыннарында тыю турында канун өлгесен әзерләргә кушты.
XS
SM
MD
LG