Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Туган тел көнен бәйрәм иттеләр


26 апрель - Габдулла Тукай туган көнне татар халкы Шигърият бәйрәме һәм Туган тел көне буларак билгеләде. Бу көнне халык алдында Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреатлары да игълан ителде.

Һава шартлары Казанда салкын җилле булып, болытлап торса да, Туган тел көне чаралары иртәдән үк башланып китте. Иртәнге сәгать унда республика җитәкчелеге, президент Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм бер төркем татар зыялылары шагыйрьнең Тукай бакчасындагы һәйкәленә чәчәкләр салды.

Туган тел көне белән татарстаннарны матбугат чараларында Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да котлады. Аның котлау сүзендә “Туган тел көне - һәркайсыбызга үзебезне туган халкыбызның бер өлеше итеп тою мөмкинлеген бирә торган бәйрәм. Тел – бер милләт вәкилләрен берләштерә торган, бербөтен итә торган ышанычлы корал ул”, дигән юллар да бар.

Тантаналар көндезге беренче яртыда Татар дәүләт опера балет театры янындагы Тукай һәйкәле янында дәвам итте. Анда балалар арасында үткән шигырь бәйгесенә йомгак ясалды.
Тукай бүләгенең быелгы лауреатлары


Аннан соң Шигърият бәйрәме башланды. Бәйрәм Тукайның тууына 124 ел тулуга һәм Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланды. Тантананы Илдус Әхмәтҗанов Габдулла Тукай шигыре белән ачып җибәрде. Аннан соң яшь артистлар Муса Җәлил, Фатих Кәрим шигырьләрен укыды.

Татарстан хөкүмәте премьер-министры урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенең яңа лауреатларын игълан итте. “Бу бәйрәм данлыклы Тукай бүләгенә ия булганнар гаиләсенә тагын биш шәхес өстәлде. Алар, һичшиксез, бу бүләккә олы хезмәт аша килгән кешеләр. Үзләренең хезмәте белән татар халкына, Татарстан мәдәниятенә зур өлеш керттеләр”, диде ул.

Быелгы лауреатлар - язучылар Фоат Садриев, Ркаил Зәйдулла, композитор Владимир Федотов, сынчылар Асия Миңнуллина һәм Илдар Ханов һәркайсы бүләк өчен рәхмәт белдерде.

Ркаил Зәйдулла
Ә Ркаил Зәйдулла рәхмәтен ялкынлы шигыре аша җиткерде:
Бу бергәлек татлы хыял сыман.
Язмыш карурманын кичкәндә,
Кол Гали дә соңгы сулышында
Аны саркыт итеп эчкәндер.
Бу бергәлек соңгы өмет кебек.
Диварлардан дошман үткәндә,
Кол Шәрифнең бер ораны булып
Ул безгә дә килеп җиткәндер.
Күтәрелгән кылыч безнең өстә
Көч алдында булдык кечкенә.
Иелсә дә башлар ул афәттә,
Иелгән ак кәгазь өстенә.

Башкортстаннан шагыйрәләр Халисә Мөдәррисова белән Дилә Булгакова шушы тантанага махсус килгәннәр. Халисә Мөдәррисова өчен бу бәйрәм татар рухын саклаучы бер чара. “Шушы бәйрәмдә күптән катнашасы килгән иде. Без аны ел саен күзәтеп, кызыксынып барабыз. Кемнәр чыгыш ясый, нинди шагыйрьләр яңа шигырьләрен укый, әдәбият өлкәсендә нинди уңышлар бар? Тукай бүләге бик сайланып кына бирелә торган бүләк бит инде ул.Бүген бу бүләккә лаек булганнарга карап шатландык.

Халык күп җыелган. Димәк, шигырь әле көчен югалтмаган, халык күңелендә милләткә, Ватанга карата суыну юк, киресенчә, һәркемнең йөзендә, күзендә йотлыгып шигырь тыңлау күрәбез. Ә бу инде үзеңнең тамырларыңны барлау дигән сүз. Тамырларыңның татар икәнен тою дигән сүз”, диде ул.

Шигырь бәйрәмендә күренекле шагыйрьләр чыгыш ясады, аларга яшь буын шагыйрьләре кушылды. Шигъри сүз җыр-моң белән үрелеп барды. Тантана башлануга болытлар арасыннан кояш күренгәләп алса да, бераздан яңгыр тамчылары төшә башлады. Җыелган халык саны сирәгәеп калды, әмма шигырь тыңлаучылар ике сәгатьтән артык дәвам иткән бәйрәмнең ахырына кадәр калды. Ахырда күмәкләшеп “Туган тел” җырын башкардылар.
XS
SM
MD
LG