Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Иман” татар яшьләре шәфкатьлек акциясендә катнашты


Римма Закирова
Римма Закирова

Үткән атнада “Иман” татар яшьләре берлеге шәфкатьлек атнасында катнашты. Бер төркем яшьләр Ижау шәһәренең бер шифаханәсендә кан авырулы балалар яткан бүлектә булып кайтты. Икенчеләре урамнарны, аеруча балалар мәйданчыкларын, чүптән чистартуда катнашты.

Без егетләр-кызлар белән үткән җомгада Ижау шәһәренең дүртенче клиникасында бергә булдык. Яшьләр әлеге клиникада аналары баш тарткан нәниләргә күп кенә кирәкле әйберләр, уенчыклар алып килде.

Әлеге шифаханәнең бүлек мөдире Татьяна Ипатова бүген биредә дүрт нарасый булуын, алар таза-сәламәт дип әйтеп булмый, һәркайсының нинди дә булса чире булуын җиткерде. Бу нәниләр ике айдан соң, ата-аналары килеп алмаса, яисә асрамага алучылар табылмаса, балалар йортына җибәреләчәк. Дәүләт тарафыннан сабыйларга дарулар, витаминнар тиешле күләмдә бирелә, ташланган балаларга карата шифаханә хезмәткәрләренең җылы карашы да сизелә. Әмма аларга тагын башкаларның да җылы мөнәсәбәте кирәк, дип белдерде Татьяна Ипатова.

Шифаханәдә инде утыз ел Римма Закирова шәфкать туташы булып эшли. Ул хәзер шушы дүрт сабый арасында, аларны тынычландырырга омтылып бөтерелә. Сабыйлар да, кечкенә генә булуларына карамастан, яннарында чит кешеләр барын сизепме, әллә инде үзләренә игътибар таләп итепме, кычкырыша башлады. Римма ханым нык елаган нәнине кулына алуга, ул елмаеп куйды, һәм шунда ук тынычланды.

“Ул кулга алганны ярата”, дип сабыйның холкын да сөйләп үтте Римма Закирова.

Шәфкать туташының кулындагы сабый тынычланып, безгә карап, елмая да башлады. Бу инде дүрт айлык матур һәм бик тере малай.
“Бу балалар ике-өч ай эчендә бик якын була үзебезгә, ничә еллар дәвамында мин аналарга гаҗәпләнәм, ничек инде шушындый баланы йөрәк астында йөртеп, табып, аны ташлап китәргә мөмкин”, дип күз яшьләрен яшерми шәфкать туташы Римма Закирова.

Шәфкатьлек акциясендә катнашучы егетләр-кызлар шушындый ташланган балаларга ярдәм итүне беренче ел гына алып бармый. “Иман” берлегенең районнардагы бүлекләре дә әлеге акциягә кушылган. Бу хакта берлекнең рәисе Гөлназ Нургалиева әйтте.

Бер төркем егетләр-кызлар шифаханәнең тирә-ягын чүптән чистартуда катнашты. Яшьләр шәфкатьлек акциясен дәвам итәргә ниятли. Балалар өчен түгәрәкләр ачу, мәйданчыклар булдыру һәм башка юнәлештә яшүсмерләр белән эшләргә планлаштыра. Бу хакта “Без – ижаулылар” ассоцияциясе әгъзасы ИжГТУ студенты Айдар Гаффаров уртаклашты.

Еш кына яшьләрнең каты күңеллелеге хакында ишетергә туры килә. Бу фикер белән килешми егет-кызлар.

Яшьләрнең эшләренең нәтиҗәсе булмый калмас. Дистәләгән яшүсмер замана афәтеннән – наркотиклар куллану, алкоголь эчемлекләренә бирелүдән сакланып калыр дип ышанасы килә.

XS
SM
MD
LG