Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижау Җәмигъ мәчетендә Коръән укуда балалар көч сынашты


Камил Газизов
Камил Газизов

Ижау Җәмигъ мәчетендә быел өченче ел рәттән Коръән укучылар арасында бәйге узды. Бәйгедә катнашырга ике йөзгә якын малайлар-кызлар килгән.

Бәйге турында ишетеп хәтта Киров өлкәсенең Кильмез поселыгыннан, Татарстанның Әгерҗе районыннан да балалар килгән. Кильмез мәчете имамы Вәсил хәзрәт Хаҗиев: “Бәйге уздырылуы турында балалар үзләре ишетеп белгәннәр һәм килергә теләк белдерделәр”, дип әйтте.

Бәйгегә нәтиҗә ясаганда Удмуртиягә чит төбәкләрдән килүчеләрне аерым номинациядә билгеләп үттеләр. Кильмездән килгән балаларга бүләкләр бирелде.


Удмуртия мәчетендә белем алучы кызларның да, малайларның да белем дәрәҗәсе елдан ел үсүен билгеләделәр җюри әгъзалары. Бу балалар хәтта Казанда, Чаллыда уздырылган Коръән уку буенча төрле бәйгеләрдә катнашканнар. Шундыйлардар Камил Газизов. Ул хәзер дә 7 яшьлек малайлар арасында беренче урынны алды. Казанда да Камил сынатмаган үзен. Анда да беренче урынны алган.

Камилнең әтисе Иҗау шәһәренең “Иман нуры” мәчете имамы Равил хәзрәт Газизов, балаларны гаиләдә ислам дине кануннары кысаларында тәрбияләүдә әниләрнең роле зур булуын билгеләде.


Можга мәчете каршындагы мәдрәсәдә белем алучы балалар быелгы бәйгедә берничә номинациядә беренче урыннарны алдылар. Мәчетнең имамы Габдерәшит хәзрәт Газизуллин моны мәчеттә дә, гаиләләрдә дә балаларны бер сүздә, бер юнәлештә тәрбияләүнең нәтиҗәсе дип басым ясады.

Балезино районының Әхмәди авылында мәчет ике ел элек ачылды. Мәчет каршында дин нигезләрен өйрәнергә теләүче балалар саны дистәдән артык, дип уртаклашты имам Рәүф хәзрәт Кысыймов

Иң кечкенә катнашучылар

Воткинск мәчетеннән кызлар гына катнашты. Мөхәммәтнур хәзрәт Ашрапов шушындый бәйгеләрнең кирәклеген билгеләде. Балалар узара таныша, аралаша, болар бик кирәкле гамәл дип бәяләде Мөхәммәтнур хәзрәт.

Удмуртия мөселманнары мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин әлеге чарага күп балалар килүеннән, аның оештырылуыннан канәгать. Җиңүчеләрне бүләкләү өчен матди ярдәм итүчеләргә рәхмәтле. Һәр номинациядә катнашучыларга зур суммалы конвертлар тапшырылды. Шулай ук Идел хаҗ оешмасы да үзенең бүләкләрен бирде.


XS
SM
MD
LG