Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә дин иреклеге: мөселманнар хокуклары бозыла


АКШ хөкүмәте каршындагы халыкара дин иреклеге комиссиясе яңа хисабын чыгарды. Анда Русиядә традицион булмаган дини оешмаларның һәм мөселманнарның хокуклары бозылуы әйтелә. Русиядә кайбер кануннарын үзгәртү кирәк.

Хисапта шактый илләрдәге дин иреклеге проблемасы китерелә. Шунысы игътибарга лаек, элекке Советлар берлегенә кергән илләрнең күбесендә бер-берсенә охшаш проблемнар хөкем сөрә. Мисал өчен шул ук исламдагы төрле дини агымнар, экстремизм мәсьәләсе Үзбәкстанга да, Русиягә дә хас.

Комиссиянең өлкән сәясәт белгече Кэти Косман әйтүенчә, хәзерге хакимият совет заманы тәртипләреннән әле дә арына алмый.

“Алар кешеләр нәрсә уйлый, ник алай уйлый – барысын да белеп тормакчы. Һәм аларга күбрәк тәэсир итмәче”, ди ул.

Русиягә ят төркем

Әлбәттә, Кушма Штатлар хөкүмәте каршындагы халыкара дин иреклеге комиссиясе исемлегенә беренче чиратта дин иреклеге мәсьәләсендә проблемнар булган илләр эләгә. Русия инде икенче ел комиссиянең “аеруча игътибар” исемлегенә кертелгән.

Хисапта Русиядә рәсмиләр тарафыннан традицион булмаган дини оешмалар һәм мөселманнар хокуклары бозылуы очракларының артуы әйтелә. Бу исә хөкүмәтнең экстремизм төшенчәсенә үзгә бер мәгънә кертергә тырышуы белән дә бәйле.

Русиядә кайбер дини төркемнәр илгә ят төркем буларак кабул ителә.
Ксенофобия, милләтара нәфрәт нигезендәге җинаятьләр арта һәм алар хәтта кеше үлеменә дә китерә, диелә хисапта.

Чыннан да Русия төбәкләрендә үтәмилләтчеләр тарафыннан славян йөзле булмаган, күпчелектә Үзәк Азиядән килгән мигрантларга һөҗүмнәр турында әледән-әле ишетеп торабыз. 29 март көнне Мәскәү метроларындагы шартлаулардан соң хиҗаптан йөрүче мөслимәләргә караш та начарайды. Хәтта аларга һөҗүм очраклары да артты.

Кануннарны үзгәртү

Хисапта әйтелгәнчә, Русия җитәкчелеге әлеге мөһим проблемнарны хәл итәргә сәләтле түгел.

“Кушма Штатлар Русияне экстремизм һәм дин иреклеге нигезендә кеше хокукларына тәэсир итүче кануннарны үзгәртергә чакырырга тиеш. Аларның тыныч диннәрнең ирекләрен чикләмәслек итеп үзгәртелүе мөһим”, диелә хисапта.

Билгеле ки, мөселманнарның күпчелеге Идел-Урал төбәгендә һәм Төньяк Кавказда яши. Һәм “таякның төп башы” да күбрәк мондагы мөселманнарга эләгә.

Хәзер инде Русиядә ислам оешмаларын, дини китапларны тыю һәм аларга экстремистик дигән мөһер сугу мөселманнарны гаҗәпләндерми дә кебек.

Әле бер ел элек тирәсе генә Русиядә “Тәблигъ җәмәгать” төркеме тыелды. Аларны ислам хәлифәтен төзергә җыенучы радикал оешма дип белдерделәр. Аның тарафдарларын эзәрлекләүләр артты.

Аңа кадәр “Хизбут Тахрир әл-Ислами” оешмасы вәкилләре дип саналганнар хөкемгә тартылды. Башлыгы дип исәпләнгән Алмаз Хәсәнов Татарстанның югары мәхкәмәсе тарафыннан 8 елга ирегеннән мәхрүм ителгән иде. Моннан тыш “Хизб ут-Тахрир”ның тагын 11 әгъзасы җаваплыкка тартылып, төрле дәрәҗәдәге җәзалар алды.

Моңа кадәр мәхкәмәгә күбрәк ир-егетләр генә тартылса, бер ай чамасы элек Казан дәүләт энергетика институтында укучы ике мөслимәне “Хизб ут-Тахрир әл-Ислами" идеяләрен тараткан өчен шартлы рәвештә хөкем иттеләр.
XS
SM
MD
LG