Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембердә Русиякүләм фәнни-гамәли конференция узды


Ульян педагогия университеты бинасында “21 гасыр фәнендә яшьләр: аларның һөнәри культурасының үсеше” дигән фәнни җыен үтте. Анда татар тарихчылары да чыгыш ясады.

Казан галиме Гомәр Сабирҗанов Сембердә туып үскән икән. Ул үзенең чыгышын, шушы ук шәһәрдәге институтта алган белеме аркасында, югары дәрәҗәләргә өлгәшүе тарихына багышлады. Уку еллары хатирәләре белән дә бүлеште. Аның нотыгы, нигездә, үз тормыш юлы белән таныштыруының мәгънәсен исә - тыңлап утыручы студентларга юл күрсәтү тырышлыгы, дип аңлатты.

Татарстан Фәннәр академиясенең әгъза-корресподенты Фаяз Хуҗин Идел Болгарстаны археологиясендәге яңа тикшеренүләрдә студентларны да катнаштыру тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Пленар утырыштан соң, кунаклар һәм студентлар 13 секциядә эшләрен дәвам иттеләр. Татар теле бүлекчәсе укучылары өчен аерым секция эшләде. Беренче булып сүз тоткан шул ук Гомәр Сабирҗанов үз чыгышын татар галимнәренең һәм сәнгать эшлеклеләренең дөнья мәдәниятенә керткән өлешен тасвирлауга багышлады.

Татар энциклопедиясе институтының җитәкчесе урынбасары буларак, әлбәттә, бай мәгълүмат туплаган ул. Асыл затларыбызның исемнәрен атап узу гына да горурлык хисләре тудырырлык булды. Роальд һәм Ринат Сәгъдиевләа, Ринат Акчурин, Искәндәр Нигъмәтуллин, Чулпан Хамматова, Альбина Шаһиморатова, Альберт Әсәдуллин, Софья Гобәйдуллина, Рудольф Нуриев кебек шәхесләребез белән горурланып яши алабыз, диде ул.

“Барча байлыгын чит-ят кулларга тапшырып вафат булган Рудольф Нуриев һәм үзен татар кызы дип санамаган Софья Гобәйдуллинаны данлауның ни мәгънәсе бар?” – дигән сорауга, ул: “Монысы да халкыбызның олуг генофондын күрсәтә”, дип кенә җавап бирде.

Фаяз Хуҗин үзенең чыгышын археологиягә ничек килүе белән таныштыруга багышлады. Аның фикеренчә, археология үз дәүләтебезне ныгыту ягыннан да олуг әһәмияткә ия.

"Тирән тамырларыбыз бар безнең. Демократия җилләре исә башлагач, археологларга да ихтыяҗ туды. Суверенитет күктән төшмәде бит ул. Без бит бүген дә юкка гына көрәшмибез. Татар халкын сакларга кирәк, аның үз дәүләте булырга тиеш, дип. Тирән тамырлар, дидек. Археология шушы тирән тамырларны тагын да тирәнәйтеп, дәүләтчелек тарихын өйрәнә. Һәм әйтә: мондый халык үз дәүләтенә ия булырга, тиеш, ул бәйсез дәүләтле булу хокукына ия. Менә шуңа күрә мин милләт өчен көрәшәбез дим дә инде. Суверенитет яулаган заманада мин үз халкыма ярдәм иттем", дип саныйм диде Фаяз Хуҗин.

Фаяз Хуҗинның Алтын Урдага карата үз мөнәсәбәтен белдерүе Гомәр Сабирҗановта ризасызлык та тудырды. Шунлыктан кечкенә бәхәс тә булып алды.

Фаяз Хуҗиннан соң чыгыш ясаган яшь галим һәм язучы Нурулла Гарифның чыгышы да бик җылы кабул ителде, тирән игътибар һәм ихтирам белән тыңланды. “Казан ханлыгының эпиграфик һәйкәлле” дип аталган иде аның темасы.

Бу тынгысыз җанның төп шөгыле - авыл мәктәбе балаларын компьютерга өйрәтү генә. Монысы – яшәеш чыганагы. Ә җан ризыгын ул халкыбызның шанлы һәм фаҗигале язмышын өйрәнүдә күрә. Нурулла Гарифның “Татар халкының азатлык өчен көрәше” дигән китабы Казаннарда ярыйсы гына шау-шуларга да сәбәп булган иде бит. Һәм әйтергә кирәк, әлеге “разборкалар” белән танышлар Сембердә дә бар икән. Тыйнак кына темага язылган докладның олуг алкышларга лаек булуы - нәкъ шул китабы белән танышлык этәргеч биргәндер, дигән фаразга да нигез бар, югыйсә.

Казан кунакларыннан соң, семберләр дә сүз тоттылар. Университетта ана теле укытучысы Резеда Садыйкова татар бүлекчәсенең фәнни эшчәнлеге турында бәян итте. “Өмет” газеты редакторы Исхак Хәлимов һәм Татар мәдәни үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина - шушы бүлекчә белән үзара элемтәләре турында. Бу гамәлләренең максаты – әлеге бүлекчәнең абруен күтәрү икәнен ассызыклап.
Чыгышлардан соң укучылар кечкенә концерт программасы да тәкъдим иттеләр.
XS
SM
MD
LG