Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мумбаи һөҗүмендә бер пакстанлы гаепле табылды


Һиндстан мәхкәмәсе бүген ясаган белдерүендә, 2008 елда Мумбаида булган зур канлы һөҗүмдә бер пакстанлының гаепле табылуын әйтте. Әлеге белдерү Һиндстан-Пакстан арасындагы мөнәсәбәтләрен катлауландырган һөҗүм турында 2 елдан соң беренче мәхкәмә карары булды.

2008 елдагы һөҗүмнән исән калган пакстанлы Мөхәммәд Аҗмал Касаб, Һиндстан мәхкәмәсе тарафыннан 86 маддәдә гаепле табылды. Алар арасында Касаб, кеше үтерү һәм Һиндстанны сугышка этәрүдә гаепләү бар.

2008 елда Мумбаида берничә җиргә булган һөҗүмдә 166 кеше һәлак булган, 300дән артык кеше яраланган иде. Касаб һөҗүмне оештырган 10 кеше арасында исән калган бердән-бер һөҗүмче иде. Аның Пакстандагы Ләшкәре Талиба сугышчы төркеменең әгъзасы булуы белдерелә.

Һиндстан Мумбаидагы һөҗүмнәрдә Пакстанны гаепли. Һиндстан шулай ук әлеге һөҗүмнән соң Пакстан белән тынычлык сөйләшүләрен туктаткан иде.
XS
SM
MD
LG