Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ветеран Шәйһенур Мулин әле дә сафта


Шәйһенур Мулин
Шәйһенур Мулин

Шайхенур Мулин башта немец фашистларын тар-мар итүдә катнаша, аннан соң япон армиясеннән ерак көнчыгыш җирләрен азат итүчеләр сафында сугыша. Милләттәшебезнең батырларча көрәше беренче дәрәҗәле Бөек Ватан сугышы һәм Кызыл Йолдыз орденнары, куп санлы медальләр белән бүләкләнгән.

Шәйһенур ага Мулин инде тугызынчы дистәне тутырып килә. Хәрби кешегә хас кагыйдә – аның һәр кәгазенең үз урыны, алар барысы да җентекләп җыелган, аерым киштәләрдә, папкаларда саклана. Кирәклесен алып, шунда ук аңлатмаларын да бирә.

Сугыш чоры документлары, яшьлектә төшкән фотоларны карап чыккач, Шәйһенур ага Татарстанның Актаныш төбәге егете, сугышта исән калырмын, Җиңү көнен каршы алырмын дип һичь тә ышанмадым дип гаҗәпләнә ул бүген дә.

Яшь солдат 1944 елның февралендәге каты бәрелешләрдә нык яралана. Алты ай госпитальдә дәвалана. Аннан соң аны чит ил танкларын үзләштерү буенча курсларга җибәрәләр. Шунда Җиңү хәбәрен ишетә.

Тик Җиңү хәбәре сөенече озакка сузылмый. Шәйһенур ага хезмәт иткән - чит ил танкларын үзләштерү полкын ерак көнчыгышка – японнарга каршы сугышка озаталар.
Японнар белән көрәш озакка сузылмаса да, ул көннәр һәр сәгате белән хәтеренә уелып калган солдатның.

Яшь солдатка япон сугышчыларын төрле вәзгыятьтә күрергә туры килгән.
Сугыштан соң әле тагын ике ел хезмәт итәргә туры килә Шәйһенур ага Мулинга. 1947 елны ул Ижауга кайта. Яшь сугыш ветераны шәһәр тормышында бик тиз үз урынын таба. Аны Эчке эшләр министрлыгына хезмәткә чакыралар. Омск шәһәрендә махсус курслар тәмамлый.

Ул елларда хезмәт өчен шартлар начар булуын, хәтта җинаятьчеләрнең тикшерүчеләргә һөҗүм иткән очраклары да булган.

Сәламәтлеге какшау сәбәпле, сугыш елларында алган яралары тынгылык бирми аңа, Шәйһенур ага Мулин лаеклы ялга чыга. Әмма өйдә утыру – Мулинның характерына туры килми. Шәйһенур ага җитәкләгән Первомай районының ДОСААФ бүлеге ул эшләгән елларда һәрвакыт алдынгылар сафында була.

Ветеран әле бүген дә кулын кушырып өйдә утырмый. Ул яшьләр, балалар арасында. Курсантларга үз тәҗрибәсен җиткерә, яисә армиягә чакырылган егетләргә үзенең хәер-фатихасын бирә, яисә ветераннар белән очрашып, аларның тормышында килеп туган проблемаларын хәл итәргә алына. Ветеран – әле дә сафта.
XS
SM
MD
LG