Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британиядә сайлау: сәяси систем үзгәрергә мөмкин


Өч намзәт Бермингэмда үткән дебаттан соң: Дэвид Камерон, Ник Клегг һәм Гордон Браун (сулдан уңга)
Өч намзәт Бермингэмда үткән дебаттан соң: Дэвид Камерон, Ник Клегг һәм Гордон Браун (сулдан уңга)

Британиядә 6 май үтәчәк парламент сайлавы илнең ике партияле системына үзгәреш китерә ала. Моңа кадәр дистә еллар буена лейбористлар һәм консерваторлар хакимияттә бер-берсен алыштырып килде. Соңгы фикер белешүгә караганда, бу юлы кечкенә генә либерал-демократлар партиясе ике эре партиягә якын санда тавыш җыярга мөмкин.

Британ сәясәтендә яңа исем, либерал-демократлар җитәкчесе Ник Клегг үз партиясенең абруен берничә төндә күтәрде дияргә була. Ике көндәше, консерваторлар җитәкчесе Дэвид Камерон һәм лейбористлар җитәкчесе, хәзерге премьер Гордон Браун белән үткән дебатларда ул үзен акыллы сәясәтче һәм өметле җитәкче итеп күрсәтте.

Күзгә-күз бәхәсләр Кушма Штатларда гадәти күренеш булса, Британиядә беренче тапкыр үткәрелде. Шушы дебатлар вакытында Клегг арыган кыяфәтле Брауннан да, кызыксыз сөйләгән Камероннан да күпкә отышлырак күренде.

“Минемчә, безнең эшләр башкача барырга тиеш, – диде Клегг. – Бу ике кеше бүген сезгә үзләренең озак еллар хакимлек итеп килүче иске партияләрен бердән-бер мөмкинлек итеп күрсәтергә тырышыр. Мин исә сезгә башка мөмкинлек булганын аңлатырга телим.”

Ник Клеггның тагын бер көчле ягы, дөресрәге, көчле ярдәмчесе бар – либерал-демократлар партиясенең икътисад белгече Винс Кэйбл. Заманында Шелл ширкәтенең баш икътисадчысы булып эшләгән бу белгеч, Британияне кризистан чыгару програмын тәкъдим итеп, танылу казанды.

Сөйләшүләр көтелә

Британиядә сайлау мажоритар систем нигезендә үтә. Күпчелек тавыш казанган партия хөкүмәт төзи. Озак еллар буена ике эре партия алмаш-тилмәш идарә итеп килде.

Соңгы фикер белешүләргә күрә, бу сайлауда аларның берсе дә зур күпчелеккә ирешмәскә мөмкин. Ә менә кечкенә генә либерал-демократлар партиясе аларга якын санда тавыш казаныр дип көтелә.

Сәясәтчеләр мондый вазгыятне “эленгән парламент” дип атый. Соңгы тапкыр мондый хәл Британиядә 36 ел элек булган иде.

Шушы хәл кабатланса, җиңеп чыккан партиягә хөкүмәт төзү өчен, өченче урын алган фирка белән сөйләшүләр башларга туры киләчәк. Клегг теләсә кайсы партия белән сөйләшергә әзер булуын әйтте, ләкин Браун җитәкче булып калган очракта, лейбористлар белән коалиция төзергә теләмәвен искәртте.

Хакимияткә кергән очракта либерал-демократларга үз таләпләрен гамәлгә куярга җиңелрәк булачак. Аларның төп таләпләрнең берсе – Британиядәге сайлау тәртибен үзгәртү. Хәзерге мажоритар системнан пропорциональ системга күчү.

Бу үзгәреш Британиянең сәяси сәхнәсен шактый катлауландырачак, ләкин либерал-демократлар фикеренчә, заманча демократия практикасына таба бер адым булачак.
XS
SM
MD
LG