Accessibility links

Украина коммунистлары Сталинга һәйкәл куйды


Украинаның Запорожье шәһәрендә элекке совет диктаторы Иосиф Сталинга һәйкәл ачылды.

Запорожье шәһәрендәге коммунист партия урынбасары һәйкәлнең икенче дөнья сугышы ветераннары акчасына торгызылуын белдерде.

4 майда Запорожье шәһәр хакимияте Сталин һәйкәленә якын Коммунаривска урамында җыелыш уздыруны тыйды. Запорожье шәһәрендә 100дән артык кеше Сталин һәйкәлен торгызылыуына протест белдерде.

Дистәләгән коммунист тарафдарлар исә Сталин һәйкәленә каршы чыккан протестчыларга йомыркалар атты. Выкыйга урынына килеп җиткән милиция халыкны тынычландырды.

Әлеге һәйкәл Украинада 1953 елдан бирле Сталингa беренче һәйкәл булып тора.
XS
SM
MD
LG