Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәдрәсәдә балалар имтихан тотты


Оренбурның данлыклы “Хөсәения” мәчете каршында ислам дине нигезләрен өйрәнүче балалар имтихан тотты. Әлеге бәйгедә Каргалы авылының Куш Манара мәчете каршында белем алучы балалар да катнашты.

Ел буена мәчеткә укырга йөргән балалар бу юлы да китап-дәфтәрләре белән килгән иде. Һәрвакыттагыча алар өстәл артына утырып сорауларны игътибар белән тыңлады. Әлеге бәйгене оештыручыларның берсе – “ Хөсәения” мәчете имамы Габдулла хәзрәт Шәрипов:

“Ел барышында бу мәчеттә 7 яшьтән алып 12 яшькәчә балалар дини сабак алдылар. Хәзер инде шушы балаларга имтихан рәвешендә бәйге үткәрергә булдык. Бу ярышка Каргалы авылы мәчете каршында ислам нигезләрен өйрәнүче балаларны да чакырдык. Балалар үзара аралашып – катнашып яшәсеннәр дип. Имтиханнан башка, ярышлар малайлар өчен төрле спорт уеннары да каралган. Әлбәттә инде балалар өчен татар халкы ризыкларыннан торган чәй өстәле дә әзер иде.


Ел дәвамында мәдрәсәдә 40-50ләп бала укыды. Балаларның белеме белән канәгать калдык. Бу бер чишмә кебек. Ага-ага бер елга булыр дип өмет итәбез”, дип сүзен тәмамлады “Хөсәения” мәчете имамы Габдулла хәзрәт Шәрипов.

Каргалы авылының Куш-Манара мәчете каршындагы мәдрәсәдә белем алучы 30лап мәктәп укучысының берсе - Гүзәл Вәлиева. Әйтергә кирәктер, Оренбурга автобусларда килгәндә, малайлар, кызлар аерым киләләр.

“Бу мәчеткә йөрүче балалар белән без бер-беребезгә кунакка йөрешәбез. Зур рәхмәт әйтәбез бәйрәмне оештыручыларга һәм безне монда алып килүчеләргә. Бәйрәм безгә бик ошады. Инде без аларны үзебезгә Каргалы авылына кунакка көтеп калабыз”, диде Гүзәл Вәлиева.

Шулай итеп, Оренбур төбәге мәчетләре каршыларында эшләп килгән мәдрәсәләрдә белем алучы балалар әле очрашып,аралашып та яши.

XS
SM
MD
LG