Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ихсаноглу: "Йөзне каплаган пәрәнҗә киюне хупламыйм"


Ислам конференциясе оешмасы җитәкчесе исламофобияга каршы Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы белән Ислам конференциясе оешмасы бергә чаралар күрергә тиеш дип белдерде.

Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы шурасында чыгыш ясаган Ислам конференциясе оешмасы җитәкчесе Әкмәлетдин Ихсаноглу, мөселманнарга карата булган дискриминация һәм күрәлмаучанлык белән көрәшү өчен бергә хезмәттәшлек итү кирәклегенә басым ясады.

"Ике оешманың максаты бер-берсеннән аерылмый, без барыбызда дөньяда иминлек һәм тынычлык булдыруны максат итеп куйганбыз", диде Ихсаноглу.

Пәрәнҗәнe тыю бәхәсe

Европаның кайбер илләрендә дәвам иткән пәрәнҗәнe тыю турында бәхәскә тукталган Әкмәлетдин Ихсаноглу, йөзне каплаган пәрәнҗәнең исламда мәҗбүри булмавын әйтте. Йөзне каплаган бурка ягъни пәрәнҗәнең исламнан элек кайбер җирләрдәге социаль тормыш гадәте булуын, хатын-кызларга карата ялгыш карашның бер чагылышы булуын әйткән Ихсаноглу, "мин шәхсән хупламыйм" дип әйтте.

Буркага карата бәхәсләрнең урынсыз булуын әйткән Ихсаноглу, "3 көннән бирле Австриядә йөрим, пәрәнҗә кигән бер кешегә дә очрамадым", дип әйтте. Ихсаноглу шулай да мөселманнар арасында бик сирәк очраган пәрәнҗәнең тыелуын тәнкыйтьләп, "иреклекләр белән танылган Европада чикләүләр арта башлады ", дип әйтте.
XS
SM
MD
LG