Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан президенты Әсәкәй ветераннарын да котлады


Ветеран Яхъя Шәмгидаров бүләк алып шатланды
Ветеран Яхъя Шәмгидаров бүләк алып шатланды

Оренбур өлкәсе Әсәкәй районының сугыш ветераннары Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановтан бүләкләр алды. Эченә затлы ризыклар салынган 26 тартманы, район милли-мәдәни мохтарияте советы әгъзалары ветераннарны бәйрәм белән котлап, һәрберсенең өенә алып барып бирде.

Төбәктә Бөек җиңүнең 65 еллыгы якынайган саен, ыгы-зыгы әзерлеге кызганнан кыза барды. Төрле мәдәният чаралары мәктәпләрдә, китапханәләрдә, мәдәният йортларында үткәрелә. Сугыш ветераннарын, бу афәтле елларда тылда эшләгән апаларны төрле кичәләргә чакырып, аларның җиңүгә керткән бәясез өлешләрен киләчәк буынга күрсәтү - изге максат.

Әсәкәй район милли-мәдәни мохтарияте дә бу чараларда актив катнашты. Татар ветераннарына игътибар йөзеннән, “Туган як” газетына бүләк - квитанцияләр таратылды, күптән түгел үткәрелгән конференциядә катнашкан ветеран делегатларына бүләкләр тапшырылды.

Әсәкәй районының сугыш ветераннары Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановтан бүләкләр алдылар. Бу хакта мохтарият әгъзасы Зәйтүнә Вәлишина болай диде:

Габдулла Шәвәлиев бүләк ала
“Бөек җиңүгә багышлап махсус бизәлгән, эченә затлы ризыклар салынган 26 тартманы, район милли-мәдәни мохтарияте советы әгъзалары хөрмәтле ветераннарны бәйрәм белән котлап, президент күчтәнәчен һәрберсенең өенә алып барып бирделәр", диде.

Бүләкләр районның һәрбер авылындагы ветераннарга да өләшенде. Әсәкәй авылының ун ветераны бүләкләнде. Алар арасында сугышның башыннан азагына кадәр булган Яхъя Шәмгидаров күкрәге тулы орден, медальләр. Шулай ук 93 яшьлек ветеран Габдулла Шәвәлиев, Яңа Солтангол авылыннан сугыш ветераны Мәликә Гыйззатуллина һәм башка хөрмәтле милләттәшләребез рәхмәтләрен әйтеп күчтәнәчләрне кабул иттеләр.

"Бүләкләрне безнең Әсәкәй районы милли-мәдәни мохтарияте рәисе Илдус Дәүлятов Казанга барып алып кайтты. Шулай ук аңа күрше Богырыслан районының татар ветераннарына да 23 тартма бүләкләр биреп кайтарганнар. Бу, әлбәттә, Татарстан президенты тарафыннан булган бик әһәмиятле дә, шатлыклы да акция. Ветераннарыбызга мондый куанычлы күренешләр ешрак булсын иде дигән теләк, уйлар белән, татар активистлары бурычларын үтәп кичке якта өйләренә таралыштылар”, диде Зәйтүнә Вәлишина.
XS
SM
MD
LG