Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда Җиңү бәйрәме үзгә үтте


Казанда республика президенты ветераннарны купшы өстәлләр артына җыеп бәйрәм белән котлады. Җиңү парады, урам йөрешләре дә узды. Күки авылында һәлак булган сугышчыларга һәйкәл ачылды.

Республиканың Җиңүгә керткән өлеше меңнәрчә кеше гомере

Кайбер ветераннар Икенче дөнья сугышы вакытында бер ядрә Казанга кадәр килеп җитә язган дип сөйли. Тарихчылар шулай ук Югары Ослан районы тирәсендә хатын-кызларның окоплар, саклагыч чокырлар казуларын да әйтә.
Җиңү парады 2010


Сугышның беренче көннәрендә үк республикага Украина, Белорусия, Балтыйк буе, Ленинград һәм Мәскәүдән 70кә якын оешманы күчерәләр. Ул елларда җитештерелгән һәр алтынчы очкыч һавага Казаннан күтәрелгән. Шул ук вакытта Татарстанда оештырылган җиде дистәгә якын хастаханәгә сугыш кырыннан яралыларны җибәргәннәр. Хәзер ул канлы вакытларны, вафат булган сугышчыларны искә алу чаралары үтә, каберләргә чәчәкләр куела, Алладан ярлыкау сорап догалар кылына.

“Бер генә ил дә, бер генә халык та үз иреге өчен шул дәрәҗәдә югары хак түләмәгән. Бу яралар беркайчан да төзәлмәс”, диде үткән атна азагында ветераннарга багышлап әзерләнгән тамашада Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов.

Республика җитәкчелеге сугышта катнашканнар, тол калган хатыннарны, Ленинград блокадасы ветераннарын, барлыгы 600гә якын кешене башкаладагы Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрына җыйдылар. Кунаклар арасында БДБ һәм Балтыйк буе илләреннән килүчеләр дә бар иде. Сәхнә түрендә Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе, Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Татарстан халык уен кораллары оркестры белән бергә, Мәскәү, Украина, Белорустан килгән артистлар да чыгыш ясады, дип яза “Ватаным Татарстан” газеты.

Сугыш ветераннары белән яңа һәм элекке президент

“Минемчә, быелгы чаралар бик зур югарылыкта оештырылды. Парад та, ветераннарга күрсәтелгән кадер-хөрмәт, фатирлар белән тәэмин итү мәсьәләсе дисеңме... 65 еллыкта күңелгә ятышлы әйберләр күбрәк булды”, диде “Татарстан” телерадиокомпаниясенең яңалыклар хезмәте җитәкчесе Фирдүс Гыймалтдинов.

Казан Мәскәүдән калышмаска тырыша
Ретро машиналар чыгышы

Казан үзәгендәге Меңъеллык паркындагы Җиңү парадының тамашачыларга истә калган өлеше ретро автомобильләр чыгышы булгандыр. Шулай ук “Бабам белән парадта” акциясендә яшь буынның ветераннарны каршы алуы һәм геройларны халык төркеме аша трибуналардагы мактаулы урыннарга озатулары да үзенчәлекле иде.

“Урал” машиналарында барлык төр гаскәрләрнең хәрбиләре мәйданга үтте. Хәрби форма кигән артистлар “Смуглянка” көенә “табаннарыннан ут чыгарды”. Шуннан соң Русия, Татарстанның дәүләт байракларын һәм Җиңү байрагы алып чыктылар. Экранда Кызыл мәйдандагы парад күрсәтелде.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Дәүләт шурасы, хөкүмәте исеменнән сугыш ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен, Казан гарнизоны хәрбиләрен Җиңүнең 65 еллыгы белән котлады. Рөстәм Миңнеханов чыгышыннан соң Меңъеллык мәйданында хәрби парад башланды.


Миңтимер Шәймиев ветераннар белән шәраб күтәрә

Парадтан соң, Җиңүнең 65 еллыгына багышланган тантана Казан Кирмәненең тугралар залына күчә. Биредә сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре өчен Татарстан президенты исеменнән тантаналы кабул итү узган. Анда шулай ук республиканың Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев, Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, премьер-министр Илдар Халиков һәм башка дәрәҗәле кунаклар чакырылган була. Быелгы табында төрле районнардан 61 ветеран һәм тыл хезмәткәре катнаша.


Күки авылында 100 меңлек һәйкәл ачыла

Татарстан башкаласыннан район-авылларга таба китсәк, Җиңүнең 65 еллыгына багышланган төрле чаралар үтә, ветераннарга кадер-хөрмәтне һәркайсы үзенчә күрсәтергә тырыша. Мисал өчен, Казаннан 100 чакрым ераклыктагы Балык бистәсе районы Күки авылында Икенче дөнья сугышында һәлак булган авылдашлары хөрмәтенә иганәчеләр ярдәмендә яңа һәйкәл булдырыла. Шушы көннәрдә һәйкәлне тантаналы төстә ачалар, килгән кунаклар арасында район башлыгы Илһам Вәлиев һәм Күкидән чыккан Советлар Союзы каһарманы Миңнулла Гыйззәтуллинның туганнары, авылдашлар була.


“Район җитәкчелегенең җиңел кулы белән бу эшне башлап җибәрдек, аннан авылдан чыккан якташлар, җирле халык та ярдәм күрсәтте. Бездә хәзер күмәк хуҗалыклар юк, Аллага шөкер уртак көчләр белән авыл уртасында күркәм һәйкәл булдырдык”, ди Күки җирле үзидарә рәисе Мәүлә Исхаков.

Әлеге авылдан 453 кеше Икенче дөнья сугышында катнаша. Шуларның 183е яу кырында ятып кала. Җиңүнең 65 еллыгын авылда туып үскән 4 ветеран гына исән-имин каршы алды.
XS
SM
MD
LG