Accessibility links

Шүрәлеләр саны артты


"Табигать иркәләре"нә бүгенге көндә Арча районы Яна Кырлай авылы музеенда урын житми башлады. Эш шунда: Тукай фонды, ТР Мәдәният, Фән һәм мәгариф министрлыклары, ТР Дәуләт советы, "Ватаным Татарстан" газетасы "Сөйкемле шүрәле"гамәли сәнгать әсәрләре бәйгесе игълан иткәннәр иде. Дөресен әйткәндә, гамәли сәнгать әсәрләрен иҗат иту шактый кыен икәнен белгәнгә, без бәйгедә катнашучылар саны куп булмас дип шикләнгән идек. Шөкер, шикләнүләребез урынсыз булган икән. Бүгенге көндә мәртәбәле җюри хөкеменә тәкьдим ителәчәк әшләр саны гына да йөзәрләп-йөзәрләп санарлык. Болары Республикабыз районнарында иң яхшы дип табылганнары. Бездәге мәгълуматлар буенча исә кайбер районнарда "Сөйкемле шурәле" бәйгесендә катнашучыларның гомуми саны 7 меңнән артып киткән. Тукай иҗатына, гамәли сәнгатькә иң мөкиббән китучеләр – Азнакай, Чирмешән, Тукай, Ютазы районнарында, Чаллыда, Казанда аеруча куп икәне ачыкланды. Бәйгегә эшләр 15 майга хәтле генә кабул ителә.

Тукай әсәрләре геройлары- Шурәле, Су анасы, Гали белән кәжә, Кисекбаш, Кәжә белән сарык, Бала белән кубәләк, Таз малайлар һәм башкалар Кырлай музеена сыешмый башладылар. Әле йөзләгән "герой" башкалабызнын Камал театрында. ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы булмәләрендә Кырлайга баручы автобус "көтеп яталар". Шушы көннәрдә аларны алырга киләчәкләр узе. Тик менә жиңүчеләрне ачыклау бик кыен булачак. Чөнки бәйгегә килгән кул эшләре арасында тан калып туктап калырдайлары гаҗәп куп. Тик ни хәл итәсен. Бәйге булгач шул йөзәрләгән эшләр арасыннан иң талантыларын сайлап алып жиңүчеләрне билгеләми булмый. Җюри уз хөкемен 20 майда чыгарачак.

Ә "Сөйкемле шурәле" бәйгесенең йомгаклау тантанасы Кырлай авылында 30 майда узачак.

Риман Гыйлемханов
"Тукай фонды"президенты
XS
SM
MD
LG