Accessibility links

Украина оппозициясе илне Януковичтан саклау комитетын төзеде


Юлия Тимошенко митингта чыгыш ясый
Юлия Тимошенко митингта чыгыш ясый

Украинаның оппозициядәге берничә партиясе Украинаны саклау комитетын төзеде. Комитетның максатлары – илнең мөстәкыйльлеген һәм бөтенлеген саклау, Украина ширкәтләрендә чит ил контролен урнаштыру ниятләренә каршы тору. Сишәмбедә оппозиция вәкилләре парламент бинасы алдында митинг үткәрде.

“Украинаны саклау комитеты” дип аталган бу яңа берләшмәгә оппозициядәге берничә партия кергән, шул исәптән, элекке премьер-министр Юлия Тимошенко блогы, элекке президент Виктор Ющенконың “Наша Украина” партиясе, Украинаның халык рухы, “Реформалар һәм тәртип”, Ватанны саклау партиясе. Оештыручылар арасында әлегә парламентка кермәгән уңчы “Свобода” һәм Украина партияләре дә бар.

Комитетны оештыру турындагы документны “Батькивщина” партиясе исеменнән Юлия Тимошенко имзалаган. Виктор Ющенко оештыру җыелышына үзе килмәгән, вәкилен җибәргән.

Комитетның җитәкчесе итеп җәмәгать эшлеклесе, танылган язучы Дмитрий Павлычко сайланган. Ләкин берләшкән оппозициянең de facto җитәкчесе Юлия Тимошенко санала.

Төп максатлары итеп комитет “Украинаның мөстәкыйльлеген һәм бөтенлеген саклауны, илнең стратегик корылмаларында чит ил контролен урнаштыру ниятләренә каршы торуны, Украинаның евроатлантик юлдан баруын тәэмин итүне” куя.

Комитетның рәсми белдерүендә “хәзерге президент Виктор Януковичның гамәлләре Украина халкы ирешкән казанышларны куркыныч астына куя, бу гамәлләргә каршы тору өчен Украинаның барлык демократик һәм дәүләтчел көчләре берләшү турында белдерә” диелгән.

“Янукович, илне сатма!”

Сишәмбедә Киевта Югары Рада бинасы алдында берьюлы ике митинг үтте. Оппозиция үткәргән митингта дүрт меңләп кеше катнашса, янәшәдә президент Янукович тарафдарлары үткәргән митингка бер меңләп кеше килгән.


Оппозиция үткәргән митингта катнашучылар “Янукович, илне сатудан тукта!” дигән шигарьләр күтәргән. Узган айда Украина Радасы Русиянең хәрби диңгез флотын 2042 елга кадәр Кырымда калдыру турында карар кабул итте. Оппозиция вәкилләре бу адымнан соң Украинаның хәзерге җитәкчеләре илнең башка әһәмиятле ширкәтләрен дә Мәскәү кулына тапшыра башлар дип борчыла.

Бүген митингта чыгыш ясап, Тимошенко, “1991 елда без илебезне үз кулыбызга алсак, 2010 елда аны кисәкләп тарата башладык”, диде.

17 майда Русия президенты Дмитрий Медведев рәсми сәфәр белән Киевка килә. Бу сәфәр вакытында Русия белән Украина арасында икътисад өлкәсендә берничә әһәмиятле килешү имзаланыр дип көтелә.

Тимошенко хөкүмәт җитәкчесе Микола Азаровны парламентка килеп, Мәскәү белән имзаланасы килешүләр турында хисап тотарга таләп итте. Килмәгән очракта оппозиция шул ук 17 май көнне тагын бер протест чарасы үткәрәчәген белдерде.


Бүгенге митингта чыгыш ясап, Тимошенко үз тарафдарларын әүземрәк булырга чакырды. “Мәйданга берничә мең кеше чыкса, Рада кануннарын үзгәртергә, йөзләгән мең кеше чыкса, хакимият сайлаулар игълан итәргә мәҗбүр булачак” диде ул.

Тимошенко оппозициянең Украинада вакытыннан алда парламент һәм президент сайлауларын үткәрү өчен көрәш игълан итте.
XS
SM
MD
LG