Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җиңү көне бәйрәме театрда үтте


9 майда М. Фәйзи исемендәге Оренбур татар дәүләт драма театрында Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышлап оештырылган концерт үтте. Ике сәгать буе барган тамашаны 300дән артык кеше карады.

Концерт программасында артистлар тарафыннан җырлар җырланды, спектакльләрдән өзекләр күрсәтелде. Башка еллардан аермалы буларак, әлеге елны концертта сугыш турында шигырьләр дә яңгырады.

Бәйрәм алдыннан гына театр артистлары арасында сугыш темасына багышланган шигырь бәйгесе үткән иде. Әлеге бәйрәм кичәсендә нәкъ менә шушы шигырьләр яңгырады да инде.


Ә инде тамаша ахырында театр каршында, татар театры хәрәкәтенә ярдәм итү максатыннан, оешкан “Берлек” хәйрия фонды артистлары арасында Бөек Җиңүнең 65 еллыгына карата оештырылган шигырь бәйгесендә җиңеп чыккан артистларны бүләкләде. Беренче урынга Татарстанның атказанган артисты Айрат Хәбибуллин лаеклы дип табылды.

Артистлар, үз чиратларында, сәхнәдән залга төшеп ветераннарга бәйләм-бәйләм чәчәкләр бүләк итте. Тамаша тәмамлангач, театрның иң матур – кунаклар бүлмәсендә, ветераннарны чәй өстәле артында татар халык ашлары белән сыйладылар.

XS
SM
MD
LG