Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия белән Русия арасында визаларны бетерү килешүе имзаланды


Бүген Русия башлыгының Төркия сәфәре вакытында Төркия белән Русия арасында визаларны бетерү килешүе имзаланды.

Русия дәүләт башлыгы Дмитрий Медведев, Төркия белән Русия арасында трустик виза шартын гамәлдән чыгару килешүен "тарихи бер килешү" буларак атады. Медведев, бу миллионларча кешенең тормышын җиңеләйтәчәк, диде.

Төркия президенты Габдулла Гүл Русия башлыгы белән очрашудан соң ясаган чыгышында, "әзерлекләр тәмамланганнан соң кыска вакыт эчендә бу килешү гамәлгә керәчәк, диде.

Төркия премьеры Эрдоган исә, 1 айга дип карарлаштырылган визаларны бетерү режимы әгәр дә килешү уңышлы эшләсә, тагын да озынрак мөддәткә билгеләнер, диде. Эрдоган, туристик максатта ирешелгән бу килешү белән бергә ике ил арасында эшкуарлар, белгечләр һәм сәнгатькәрләрнең сәяхәт итүе дә кулайлашачак, дип басым ясады.

Виза килешүеннән кала Русия һәм Төркия рәсмиләре энергия, икътисад өлкәсендә төрле килешүгә кул куйды.

Ике ил рәмиләре Төркиядә тәүге атом энергиясе станциясе төзү турында килешүен дә имзалады.
XS
SM
MD
LG