Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар яшьләре Латвиядә


15 майда Латвия башкаласы Ригада "Baltic tatar party” бәйрәме уза. Мәдәни чарага Татарстаннан бер төркем татар яшьләре дә юлга чыкты. Сәяхәтне Латвия татарларының “Идел” оешмасы, татар яшьләре форумы бюросы һәм аерым милли җанлы шәхесләр оештыра. Латвия татарлары милләттәшләрен түземсезлек белән көтә.

“Идел” оешмасы җитәкчесе Ринат Ахун белдерүенчә, алар күптән түгел Рәшит Ваһапов фестивале лауреатлары булып киткән, зур концерт оештырган.

“Чиратта – татар яшьләренең кунакка килүе. Моңа кадәр безгә яшь милләттәшләребезнең күпләп килгәне юк иде, шуңа да чара күңелле булачагына ышанабыз. Ригада да яшьләр күп, Казанда яшәүче егет-кызлар белән элемтәләрне тагын да җанландыру, ныгыту өчен менә дигән мөмкинлек туа. Татарча начар белүчеләр өчен берничә көн тел практикасы да булыр дип өметләнәбез.

Рига һәм Казан арасындагы юлларны шомартырга кирәк. Казаннан килүче яшьләр Латвиядә төпләнгән татарларның тарихы белән танышыр, ди Ринат Ахун.

15 майда Ригада татар концерты оештырылачак. Казаннан танылган җырчы Мубай һәм чит илләрдә узган күпсанлы гүзәлләр бәйгесендә катнашып, җиңүләр яулаган яшь башкаручы Гөлназ Гарифҗанова чыгыш ясаячак. Шулай ук тамашада Латвиядә озак еллар дәвамында иҗат иткән “Чишмә” татар ансамбле дә катнаша. Мәдәни чарага Литва, Эстония, Финляндиядә яшәүче татарларның килүе көтелә.

2009 елның җәендә Казаннан татар яшьләре Финляндиядә узган халыкара жанлы татар музыкасы фестиваленә барган иде. Анда Казаннан “Алканат”, “Иттифак”, Мубай, Галия, Финляндиядән “Yabalak” һәм “Tukay bross and sister girl” төркемнәре чыгыш ясады.
XS
SM
MD
LG