Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каргалы авылы балаларының бию коллективына 5 ел


Татар Каргалы авылында балаларның хореографик бию ансамблен төзү – күп еллар хыял булып килде. Ниһаять, авыл халкының хыялы тормышка ашканына да 5 ел тулды.

Җитәкчеләре - 22 яшьлек Илсөя Сәитова, ә ул вакытта 11нчы сыйныф укучысы бию ансамблен оештыра. Ул чакта бары тик 7 бала гына биергә теләкләрен белдерә. Бүгенге көндә “Эра” бию коллективына 75 бала йөри, узган елны әлеге ансамбль халык коллективы исеменә лаек булды.

Бу 5 ел вакыт эчендә "Эра" ансамбле Оренбур һәм өлкә буенча күп тапкыр чыгышлар ясады. 2 ел элек Мәскәүдә оештырылган чыршы бәйрәмендә дә катнашып, балалар үз осталыкларын күрсәтте.


Каргалы авылының мәдәният йортында “Эра”ның 5 еллыгын зурлап бәйрәм иттеләр. Зал авыл халкы белән тулган, шәһәр-районнан да кунаклар килгән. Ә инде урын җитмәгәннәре, 2 сәгать буе барган концертны, аягүрә басып карады.

75 баланың күпчелеге кызлар. Концертка хәзерлек эшләре бара: балаларның әни-әбиләре кемнеңдер чәчен үрә, икенчеләре киендерә, өченчеләре бизәндерә. Бүлмәләре дә нәкъ чын хореография бүлмәсе кебек: дивар буенча көзгеләр һәм бию станогы.

3-4 яшьлек балалар көзге янында әйләнгәндә, 10 яшьлек Лениза Усманова шпагатка төшеп карый – булдыра, чөнки ул ансамбльгә инде 5 ел йөри. Лениза белән әңгәмә корып та өлгермәдек, концертны алып баручылар бәйрәмне башладылар да.

Ансамбль репертуарында, татар халык биюләреннән башка, ирлан, рус, украин, заманча биюләр һ. б. “Эра”ның чыгышын халык аягүрә басып алкышлады. Җитәкчеләре Илсөя Сәитова ансамбльнең 4 төркеме белән таныштырып үтте: иң кечкенәләр, урта төркем, зурлар һәм шоу-балет төркеме.


“Иң беренче мин әниемә, Мөнирә Сафиуллинага рәхмәтлемен – 35тән артык биюгә дә 75 бала өчен бу киемнәрне, төннәр буе, ул берүзе текте”, диде Илсөя.

Ел саен төркемнең иң яхшы биючесенең башына диадема кидерәләр. Бу юлы әлеге хөрмәткә 10нчы сыйныф укучысы Эльнара Йосыпова лаеклы дип табылды.

Шулай итеп, үз халкыңның җыр-моң дөньясына омтылу теләге – матурлыкка, яктылыкка илтеп, оештыручыларга да дан-хөрмәт өсти.
XS
SM
MD
LG