Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан Төркиядән туристлар көтә


“Евразия диалогы” платформасының Татарстандагы вәкиле Рәсим Хөснетдинов белдерүенчә, Русия һәм Төркия ватандашларына ике ил арасында бер ай визасыз яшәү хокукы бирелү Татарстанга туристлар китерергә мөмкин. Чөнки моңарчы төрекләргә Русиягә бару өчен виза алу зур мәшәкать иде. Әмма визасыз йөрүнең кайчан гамәлгә кертеләсе һәм бетереләсе әлегә билгеле түгел.

Русия президенты Дмитрий Медведев Төркиягә Татарстан һәм Чечня республикасы илбашлары Рөстәм Миңнеханов белән Рамзан Кадыйровны да алып барды. Миңнеханов белән Кадыйровның рәсми сәфәргә чыгуы Татарстан һәм Чечнядагы сәүдә үсеше белән бәйле.

“Монда үзара хезмәттәшлекне арттыру күздә тотыла. Хәзер Төркиягә иске дошман, көндәш итеп түгел, хезмәттәшлек итә торган ил дип саныйлар. Төркия дә, Русия дә Татарстанга ышануын күрсәтте”, ди “Евразия диалогы” платформасының Татарстандагы вәкиле Рәсим Хөснетдинов.

Рәсим Хөснетдинов
Русия белән Төркия арасында бер ай дәвамында визасыз йөрүнең кайчан гамәлгә кертеләсе билгеле булмаса да, бу килешү аркасында Төркия туристларын Татарстанга китерү мөмкинлеге туа. Чөнки Мәскәү белән Петербурга бару кыйммәткәрәк төшә. Ә Казанны төрекләр мөселман, төрки республика итеп белә, ди Хөснетдинов.

Татарлар Русия-Төркия арасындагы багланышларында зур урын тота. Хөснетдинов фикеренчә, төрекләр русча, руслар төрекчә авыр өйрәнә. Ә татарлар ике телне дә җиңел үзләштерә, шуңа төрек ширкатьләрендә һәрчак татарлар эшли.

Ростуризм мәгълүматларына караганда, Русиядән Төркиягә ел саен 3 миллионга якын кеше бара. Русиягә исә 240 мең төрек килеп китә һәм аларның 180 меңе туристлар була.
XS
SM
MD
LG