Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстанда чуалышлар: илне кем чайката?


Кыргызстанда чуалышлар
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:33 0:00
йөкләү

Ош шәһәрендә вакытлы хөкүмәт һәм бәреп төшерелгән президент Корманбәк Бакыев тарафдарлары арасында чуалышлар булган.

Кыргызстаннан килгән хәбәрләргә караганда, илнең көньяк төбәкләрендә вакытлы хөкүмәт һәм бәреп төшерелгән президент Корманбәк Бакыев тарафдарлары арасында булган чуалышлар нәтиҗәсендә алтмыштан артык кеше җәрәхәтләр алган, кимендә берсе үлгән.

Кыргызстанның сәләмәтлек саклау министрлыгы хәбәр итүенчә, җомга көнне илнең көньягында Җалал-Абад төбәгендә вакытлы хөкүмәт һәм бәреп төшерелгән президент Корманбәк Бакыев тарафдарлары арасында булган чуалышларда 60тан артык кеше җәрәхәтләр алган. Берсе алган җәрәхәтләрдән үлгән.

Атнакич көнне Бакыев тарафдарлары көньяктагы өч төбәктә - Җалал-Абад, Ош, Баткән төбәкләрендә хөкүмәт биналарын басып алган иде. Вакытлы хөкүмәт тарафдарлары аларны кире үз кулына кайтара башлагач, чуалышлар башланган.

Җомга иртәсендә Җалал-Абад каласында атышу тавышлары ишетелгән. Безнең андагы хәбәрчебез Рисбай Абдраимов хәбәр итүенчә, яраланучылар бар:

“Сәгать уннарда Бакыев тарафдарлары җирле идара бинасы алдында митинг башлады. Ике элекке губернатор чыгыш ясап, Бакыевны һәм легитим хөкүмәтне кире кайтарырга чакырды. Шул чакта вакытлы хөкүмәт тарафдарлары килеп җитте, ике төркем арасында чуалышлар башланды. Башта ташлар аттылар, соңнан атышу тавышлары яңгырады.”

Ул арада Ош шәһәрендә вакытлы хөкүмәтнең меңгә якын тарафдары җирле идарә бинасын үз кулына калган. Вакытлы хөкүмәт тарафыннан губернатор итеп билгеләнгән Саранбай Җинбәков кире эш урынына кайткан. Атнакич көнне Бакыев тарафдарлары аны эш урыныннан куып чыгарган иде.

Оштагы хәбәрчебез Җанарбәк Акаев хәбәр итүенчә, вакытлы хөкүмәт контрольне үз кулына алгач, хәзер шәһәрдә чагыштырмача тыныч:

“Кайбер кибетләр бикле, ләкин мәктәпләр, университетлар эшли, транспорт йөри. Вакытлы хөкүмәт тарафдарлары митинг үткәрә, алар бакыевчылардан яңа һөҗүмнәр көтә. ”

Көньяктагы өченче төбәк, Баткән төбәгендә дә вакытлы хөкүмәт тарафдарлары контрольне үз кулына алган дип хәбәр ителә. Андагы хәбәрчебез әйтүенчә, хөкүмәт биналары, элемтә үзәге, һава аланы тирәсенә өстәмә милиция көчләре китерелгән.

Апрель аенда хөкүмәткә каршы протест чаралары нәтиҗәсендә президент Бакыев урыныннан бәреп төшерелгән иде. Хөкүмәт көчләре демонстрантларга ут ачу нәтиҗәсендә 80нән артык кеше һәлак булган иде.

Бакыев иленнән качып китте, хәзерге вакытта гаиләсе белән Беларуста. Үз илендә аңа вәкаләтләрен арттыру һәм күпләп үтерүләр оештыруда гаепләүләр белдерелгән.

Бакыев урынына килгән яңа хөкүмәтне әлегә бер ил дә танымады. Алай да, кайбер илләрнең югары рәсмиләре вакытлы хөкүмәт белән элемтәгә кергән.

Җомга көнне вакытлы хөкүмәт җитәкчесе Роза Отунбаева илнең көньягындагы чуалышлар Мәскәүдән оештырыла дигән белдерү ясады. Берүк вакытта ул бер исем дә атамады.

Соңрак вакытлы хөкүмәт вәкиле Эдил Байсалов Интерфакс агентлыгына, сүз Мәскәүдә яшәүче Кыргызстан ватандашлары турында бара, дигән аңлатма бирде.
XS
SM
MD
LG