Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тинчурин үз йортына кайтты


Тинчурин театры артистлары
Тинчурин театры артистлары

Кәрим Тинчурин театры бинасын төзекләндерүгә 180 млн сум гына түгел, 230 млн акча тотылган. Моңарчы тотылган акчаның 50 млн сумын искә алмыйлар иде. Әле театрда төзекләндерү эшләре тәмамланмаган.

Тинчурин исемен йөрткән татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасын тантаналы ачуда бөтен татар җәмәгатьчелеге катнашты. Тантанада артистлар, җырчылар, язучылар, җәмәгать эшлеклеләре – барысы да бар иде.

Тинчуриннарны Камал, Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры артистлары, җитәкчеләре тәбрикләде. Тинчурин сәхнәсендә уйнаган өлкән артистлар яңартылган бинаны күреп елап ук җибәрде.

Тинчурин театрын ачуда Татарстан Дәүләт шурасы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Театрга Татарстан хөкүмәте исеменнән яңа микроавтобус таныклыгы да бирелде.

Резеда Төхфәтуллина һәм Фәһим Ситдыйковка исә Татарстанның халык артисты дигән мактаулы исем тапшырылды.

“Бу сәхнә – милләтебезгә хезмәт иткән сәхнә. Монда уйнаган театр труппалары ярдәмендә татарның теле, гореф-гадәтләре сакланган”, диде Мөхәммәтшин.

Хәзерге Тинчурин театры 1933 елда күчмә театр буларак оешып китә. Беренче спектаклен Питрәч районы Шәле халкына күрсәтә. 1988 елда театрга Кәрим Тинчурин исеме бирелә. 1993 елдан бирле театрның баш режиссеры булып Рәшит Заһидуллин эшли.
XS
SM
MD
LG