2010 елның 15 маенда Берлинда чит илләрдәге башкортларның корылтае үтте. Анда 13 илдән, шул исәптән АКШ, Италия, Израил, Кытай, Япония, Франция, Британия, Португалия һәм Балтыйк буе илләреннән 90-лап вәкил катнашты. Делегатлар 11-12 июньдә Уфада үтәчәк III Бөтендөнья башкорт корылтаена 15 вәкил сайлады.
Берлинда башкорт королтае
1
Эстониядән килгән вәкиллекнең бер өлеше
2
Корылтай ачылышында гимн яңгырый: Берлиндагы "Урыс йорты" җитәкчесе Михаил Владимиров (с), Башкортстан премьер-министр урынбасары Илдус Илишев, Башкортстан президентының дәүләт киңәшчесе Сергей Лаврентьев, Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты җитәкчесе Азамат Галин
3
Килгән кунаклар милли күлмәкле кызлар белән фотога төшеп калырга тырышты
4
Латвия(с) һәм Мисыр вәкилләре
5
Эстония кунаклары Азамат Галинга чәк-чәк тапшырды һәм курай көйләрен яңгыратты
6
Башкорт телендәге китаплар
7
Вәкилләр чыгышлар тыңлый
8
Балтыйк буе илләре кунаклары
9
Килгән кунаклар һәм министр Илдус Илишев
10
Виртуоз курайчы Роберт Юлдашев концерты