Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда матбугат көне үткәрелә


Татарстан журналистлары һөнәр бәйрәмнәрен үткәрә. Быел 19 май -- Татарстан матбугаты көне тыйнаграк үтсә дә, мәгълүмат чаралары бүләксез калмаячак.


Татарстан журналистлары 3 май – матбугат иреге көне, Советлар заманнан калган 5 май “Правда” газетына багышланган матбугат көне, 7 май радио-телевидение хезмәткәрләре көнен дә онытмый, 19 май - Татарстан матбугаты көнен дә бәйрәм итә. Бу көн беренче татар газеты “Нур” чыга башлаган көнгә туры китереп сайланган һәм инде 10 елдан артык билгеләп үтелә.

Ел саен 19 майда Казанда мәгълүмат чаралары хезмәткәре бәйрәменә багышлап төрле чаралар үткәрелеп килде. Ул көнне медиа-форум, "СМИ"урамы оештырыла, журналистика һәм масс-медиа өлкәсендә “Бәллүр каләм” бәйгесенә нәтиҗә ясала иде. Быел да бәйрәм чаралары булачак, әмма алар тыйнаграк итеп оештырыла.

19 май бәйрәме, 2009 ел.
Мәсәлән, быел "СМИ"урамы уздырылмаячак. Элек Казанның Бауман урамына чыгып мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре концерт-тамашалар, уеннар, газетка язылу оештыра иде. Быел укучылар белән Бауман урамында аралашу булмаячак.

Үткән елларда уздырылган бөтен Русия күләмендәге медиа-форум, матбугат хезмәткәрләре конгрессы, түгәрәк өстәлләр быел оештырылмаячак. Мәскәүдән иң танылган журналистларның да килүе көтелми. Кризиска хәтле ул көнне республика күләм теле-радио тапшырулар фестивале, Г.Камал театры янында зур концертлар да үткәрелгән чаклар бар иде.

Быел бәйрәм купшы булмаса да, Татарстан матбугаты көне истәлекле булачак.

19 майда мәгълүмат чаралары баш мөхәррирләре парламент бинасындагы очрашуга чакырылган. Анда сүз матбугат һәм хакимиятнең үзара мөнәсәбәтләре турында барачак дип хәбәр ителә.

Шуннан соң, XIII "Бәллүр каләм" Татарстан журналистлары бәйгесенә нәтиҗә ясау булачак. Әлегә бәйгенең икенче турына үткән журналистлар исемлеге билгеле булды.

Республика журналистларының төп профессиональ бәйгесендә бүләккә өмет итүчеләр арасында Татарстаннан читтә чыгучы татар матбугаты, радио һәм телевидение тапшырулары да бар.

Мәсәлән “Туган тел” номинациясендә "Бәллүр каләм"гә Сембердәге “Туган тел” газеты, Барда районының “Тол буйлары” җирле телерадиотапшырулары, Уфадагы “Тулпар” журналы, “Тубыл вакыты” тапшыруын алып баручы Римма Өметбаева дәгъва итә.

Татар телле мәгълүмат чаралары арасында бәйгедә “Яңа гасыр” каналы, “Сөембикә” журналы, Чаллыдагы “Күңел” радиосы һәм татарча чыгучы район газетлары катнаша.

Әлегә җиңүчеләр билгеле түгел. Аларның исемнәре 19 майда "Пирамида" күңел ачу үзәгендә булачак тантанада игълан ителергә тиеш.

Шулай ук, кризиска карамастан журналистика үсешенә зур өлеш керткән бер кешегә Татарстан хакимиятеннән җиңел машина бүләк ителүе көтелә.

"Татмедиа" агентлыгы мәгълүматларына караганда, республикада һәр мең кешегә 515 басма матбугат туры килә. Татар телендә 100 дән артык газет, 30 якын журнал чыга.
XS
SM
MD
LG