Accessibility links

Кайнар хәбәр

Качинский очкычының очучылар бүлмәсендә ят кеше булмаган


Элекке Советлар Берлеге илләре өчен дәүләтара комитет башлыгы Татьяна Анодина Польша президенты Лех Качинский очкычы казасы вакытында очучылар бүлмәсендә очкыч хезмәткәрләреннән башка беркем дә булмаган дип белдерде.

Анодина каза вакытында тавыш яздыргычка кереп калган очкыч хезмәткәренеке түгел дип саналган тавышның кемнеке булуы ачыкланды диде.

Аның әйтүенчә, очкычта террор һөҗүме дә, шартлау да, янгын да, яки берәр җиһазның җитешсезлеге дә булмаган.

10 апрельдә Русиянең Смоленский шәһәрендә очкыч казасы нәтиҗәсендә Качинский һәм Польшаның тагын дистәләрчә югары рәсмие, барлыгы 96 кеше һәлак булды.
XS
SM
MD
LG