Accessibility links

Кайнар хәбәр

Электрон димчеләргә ышаныргамы?


Рузилә Гәрәева
Рузилә Гәрәева

Танышу, үзеңә тиң ярны табу мәсьәләсе дин тотучы яшьләр өчен электән үк актуаль. Синең дини карашларыңны үз итүче кешене ничек табарга? Булачак хатыныңны яки иреңне ничек сайларга? Баксаң, монда интернет ярдәмгә килә ала икән.

Яңа гасырда димче карчык ролен виртуаль пәрәвез башкарырга сәләтле. Әмма электрон форматта танышу куркыныч түгелме? Смайликлар белән белдерелгән хисләр зур мәхәббәт утын кабыза аламы? Бу турыда «Инфо-islam» медиа төркеменең www.info-islam.ru сайты хәбәрчесе Рузилә Гәрәева белән әңгәмә корабыз.

Рузилә, сезнең сайтның максаты нидә?


Бу сайт әле бер ел гына эшләп килә. Мин аны фәкать мөселманнар гына керә торган сайт димәс идем. Керүчеләрнең яртысы дин тотмаучы кешеләр, яки башка дин вәкилләре.

Төрле дин вәкилләре җыелган җирдә низаглар да чыкмый калмый. Сездә дә булгалыймы?

Аллага шөкер, андый очраклар юк. Модераторлар сайтны даими карап бара.

Сайтыгызда мөселманнар өчен махсус танышу проекты эшләп килә. Дин тотучы кешеләр арасында танышу проблемасы бар, шулай бит? Сез әлеге мәсьәләне чишәргә алындыгыз. Әмма бит чит кеше белән танышу гадәти тормышта да шактый куркыныч, ә виртуаль булганда ул тагын да куркынычрак шикелле?

Әйе, килешәм. Сайтка анкеталарын элүчеләр күп, әмма без алар турында 100 % мәгълүматны белә алмыйбыз. Әлбәттә, төрле кеше булырга мөмкин, берәү дә “мин начар кеше” дип язмас. Сайтның таныштыруы – ул ярты эш. Калганын инде кешеләр үзләре хәл итә. Ахырчиктә ниләр булып бетәсе – анысы Аллаһы Тәгалә кулында.

Сезнең сайт аша гаилә корган дип әйтмим, ким дигәндә, нинди дә булса мөнәсәбәтләр булдырган очраклар бармы?

Андыйлар шактый. Безнең элек “Сөләйман” мәчетендә танышу хезмәте бар иде. Безнең сайт шушы эшнең дәвамчысы ул. Әлеге хезмәт аша 3-4 ел эчендә 900ләп никах теркәлгән иде. Бер кызык мисал китерә алам. Дагыстаннан бер яшь егет күп балалы ялгыз хатынга өйләнергә теләп хат язган иде.

Барысы да аптырап калды: егет яшь, аңа туры килердәй кызлар да бетмәгән. “Хәзерге заманда ялгыз хатынга бер бала белән дә бик авыр, ә күп бала булса тагын да авыррак. Минем яхшылык эшлисем килә”, - дип аңлатты егет үз максатын. Хатын табыла, бер атна эчендә никах укыта болар һәм Дагыстанга китәләр. Бүгенге көндә әйбәт кенә яшәп яталар. Инде үз балалары да бар икән.

Моны уңай очрак дип саныйк. Ә тискәре мисаллар бармы?

Алары да бардыр инде, барысы да безгә мәгълүм түгел бит.

3-4 ел реаль тормышта эшләгән танышу хезмәтен хәзер тулысы белән виртуаль режимга күчергәнсез. Ни өчен?

Әйе, кәгазьдә булган бик күп анкетаны электрон форматка күчердек. Бүген анда 5 меңгә якын кеше бар. Тормыш алга таба бара, шулай уңайлырак.

Ислам диненә багышланган сайтларның күбесе рус телендә. Бу сезне борчымыймы?

Төрле телдә булганда яхшы, дип уйлыйм. Мәсәлән, күптән түгел Татарстан Мөселман диния нәзарәте сайты ике телдә эшли башлады. Ул сайтны тагын да баетып җибәрә.

Интернет – медиа-ресурсларга бай өлкә, үзгә сөйләм, ягъни сленг хөкем сөргән җирлек. Дини яшьләр моңа ничек карый? Әйтик, фотоларны элергә ярамый диючеләр бармы?

Безнең сайт чиста: сүгенү сүзләре, тыелган фотолар юк. Әмма анкета урнаштыручыларның фотолары бар. Алар булмаса, сайт кызыклы да булмас иде, үзеңә ошаган кешене дә сайлавы авырлашыр иде.

Социаль челтәрләр сезнең аудиторияне алмыймы? Аларда да дини төркемнәр, дини темалар бик күп бит.

Кемгә нинди тараф ошый – шуны сайлый. Күп кенә дин кардәшләребезне “В контакте” сайтында да, “В Исламе”да да, башкасында да очратырга мөмкин. Берәүне дә чикләп, мәҗбүр итеп булмый. Монда проблема күрмибез.

Татар интернетында дини сайтларны алга таба ни көтә икән?

Мин интернетта татар телле журналистларның күп булуын теләр идем. Сайтларның үсеше шуңа да бик бәйле. Татар сайтлары, кызганычка каршы, әлегә бик популяр түгел. Әмма алга таба хәлләр үзгәрер дип ышанам. Интернет – татар балалары арасында телне саклап калыр өчен да бик кулай әйбер.

Сез бик кирәкле һәм саваплы эш башкарасыз. Сезгә уңышлар теләп калабыз.
XS
SM
MD
LG