Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Чит илдә башка милләтләрне хөрмәт итәләр”


Казанның татар яшьләре Балтыйк буеның Латвия, Эстония илләреннән сәяхәттән кайтты. 12 кешелек төркем чит илдә яшәүче татарлар белән очрашкан, Татарстан һәм Латвияның яшь татарлары бер-берсеннән аерыла алмаган. Казаннар милләттәшләренә яхшылап татар телен өйрәнергә кушып калдырган.

Казаннарның Латвияга сәяхәте бер атна дәвам иткән. Бу турыда сәфәрне оештыручыларның берсе, “Яңа гасыр” радиосы хезмәткәре Алсу Исмәгыйлева белән сөйләштек.

- Узган ел Казан татар яшьләре Финляндияга барып, анда яшәүче татарлар белән элемтәләр урнаштырып кайтты. Чираттагы сәфәргә дә шундый максатлар белән чыктыгызмы?

- Без инде ел дәвамында берәр кая барып кайту турында уйладык. Шуннан соң Ригадагы “Идел” татар оешмасы җитәкчесе Ринат Ахуновка: “Сезнең белән танышасыбыз, татарлар белән очрашасыбыз килә”, дип хат яздык. Ул безне каршы алырга риза булды. Үзебез белән җырчыларны да алып бардык. Ригада узган концертта халыкара дәрәҗәдә таныла башлаган Мубай, 2008 елда Мисырда оештырылган “Галәмнең нәни гүзәле” бәйгесендә татар җырларын башкарып, икенче урын алып кайткан 14 яшьлек Гөлназ Гарифҗанова һәм Эльза Мотыйгуллина катнашты.

Шунысын әйтергә кирәк, сәфәрнең төп максаты – татар яшьләрен бер-берсе белән таныштыру иде. Алар аралашсыннар, бер-берсен белсеннәр, гаилә корсыннар.

Рига вокзалында безне чәч-чәк белән каршы алдылар. Аларны күргәч, күңелләр күтәрелде, арулар онытылды. Икенче көнне шәһәр карап йөрдек, кич белән концерт оештырдык.

- Концертка халык күп килдеме? Яшьләр бар идеме?

- Халык күп иде дип әйтә алмыйм. Әмма килүчеләргә татар музыкасы тансык икәне күренеп тора иде. Икенче көнне үк яшьләрнең телефонында Мубай җырлары яңгырый башлады.

Концертка Эстония татарлары һәм Латвия чигендәге Псков өлкәсеннән Елена Таһирова исемле бер татар хатыны килде. Ул бу чара турында интернеттан укып белгән. Концертта татар җырларын җырладык, чәй эчтек, дуслашып беттек. Икенче көнне Латвия яшьләре укуларын калдырып, безнең яшьләргә шәһәр күрсәтеп йөрде, өйләренә кунакка алып барды.

- Сүз башында яшьләр гаилә корсыннар дигән идең. Андыйлар булачакмы соң?

- Бусы бит Аллаһы Тәгалә эше. Ләкин аларга аралашу ошый. Безнең яшьләр латвияларга татарча өйрәнергә дә кушып калдырган. Ә телне белү-белмәү – ул гаиләдән тора. Кызганыч, телне начаррак белүчеләр бездә дә, аларда да бар.

- Шулай да яшь татарлар татарча беләме?

- Рига яшьләре татарча яхшы белми. Әмма олы һәм урта буын татарча камил белә. Ә менә балаларына тел өйрәтүне никтер кирәк тапмаганнар. Шулай да безнең белән очрашкач, яшьләргә туган телне өйрәтү карарына килделәр.

Эстония татарларында хәл башкачарак. Без Тату апа дигән кешедә кунакта булдык. Аның улы Тимер татарча әйбәт сөйләшә. Чөнки гаиләдә татарча аралашалар.

- Мисал өчен, совет чорында татар яшьләренең чит илдә яшәүче татарлар янына кунакка баруын күз алдына да китереп булмаган. Хәзер исә яшьләр арасында бәйләнешләр ныгый бара. Шулай да бу эш әлегә аерым кешеләр тарафыннан башкарыла. Мондый турларның киләчәге бар дип уйлыйсыңмы?

- Милли туризмның киләчәге бар. Чөнки сәфәргә милли үзаңы югары булмаган кешеләр барса да, алар чит илдән татар булулары белән горурланып, татарча өйрәнү теләге белән кайта. Миңа калса, милли туризм – ул тәрбия чарасы да. Ул беренче чиратта яшьләргә кирәк. Алар сәяхәтләр аша чит җир күрә, татарның дөньяда нинди урын тотуын аңлый. Ә бу үзеннән-үзе горурлык уята.

- Латвия хөкүмәте татарларның милли-мәдәни үсеше өчен ярдәм итәме?

- Латвия татарларының бергә җыелу өчен үз биналары юк. Ләкин Ригада латыш булмаган халыклар йорты бар. Анда татарлар да очраша, чаралар үткәрә. Ә Эстония татарларының үз мәхәлләсе бар. Татарлар яшәгән ике илдә дә мәчетләр эшли.

Шул уңайдан әйтеп китим әле, Псков өлкәсеннән килгән Елена Таһирова сөйләвенчә, аларда мәчетләр бөтенләй юк. Таһирова әтисе үлгәч мулла да тапмаган. Казаннан алып кайтылган дога яздырылган касетаны гына тыңларга мәҗбүр булганнар.

- Димәк, рус төбәгенә караганда чит илдә татарлар өчен мөмкинлекләр күбрәк булып чыга?

- Чит илдә башка милләт кешеләрен, аларның мәдәниятен хөрмәт итү бар.

- Соңгы елларда Русиянең федераль массакүләм чаралары Балтыйк буе илләрендә русларны кысрыклыйлар, мәктәпләрен ябалар дип сөйли. Сез менә шул илләрдәге вәзгыятьне күреп кайттыгыз. Русиядә татарлар, әллә Балтыйк буенда руслар күбрәк кысыламы?

- Без латышча белмибез, алар татарча аңламый. Шуңа русча аралаштык. Әмма безгә берәү дә дорфа сүз әйтмәде. Рус теллеләргә барасы да якты чырай күрсәтә. Без дә үзебезнең татар икәнлегебезне һәр җирдә әйтеп йөрдек. Латвияда русларны кысалар дип әйтмәс идем. Шулай да рус һәм латыш балалары аерым бакчаларда тәрбияләнә. Шулай итеп, латышлар туган телен саклый. Минемчә, Татарстанда да шул рәвешле татар телен саклап була.

- Киләчәктә кайсы илгә сәфәр чыгарга уйлыйсыз?

- Мөгаен, Урта Азия илләренең берсенә барып кайтырбыз.
XS
SM
MD
LG