Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камаллар Стәрлебашта булды


Татарстанның Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия драма театры Стәрлебаш районында булып китте. Алар анда чыгышы белән Стәрлебаштан булган язучы Зәки Зәйнуллинның “1941нең арбалы хатыннары” исемле пьесасы буенча әзерләнгән спектакльнең прототиплары белән очрашкан.

Ул спектакльдә ирләрен сугышка озаткан хатын-кызларның фаҗигале авыр тормышы сурәтләнгән. Әлеге очрашуга театрның директоры һәм режиссеры, бу тамашада уйнаячак артистлар килгән.

Болар хакында Стәрлебаш районында яшәүче, соңгы елларда бик яхшы татар прозаигы булып танылган Хисаметдин Исмәгыйлов ирештерде: “Без Казан кунакларын Миякә белән Стәрлебаш районы чигендә, Тәтер-Арслан хакимияте биләмәсендә каршы алдык. Артабан Тәтер-Арслан мәктәбендә очрашу узды.

Аннан соң район үзәге Стәрлебашка килеп, мәдәният сараенда зур бәйрәм булды. Камаллар безгә китаплар, Казан кирмәненең чигелгән рәсемен бүләк иттеләр. Театрның директоры Шамил Закиров, баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев, Равил Шәрәфи һәм башкаларның чыгышларын халык бик яратып кабул итте.

Очрашуда Зәки Зәйнуллин әсәрендәге геройларның прототиплары, аларның балалары һәм оныклары да катнашты. Шулай ук әсәрнең авторы, язучы Зәки Зәйнуллин да килгән иде. Ул кыска гына, шул ук вакытта ялкынлы чыгышларында шул вакыйгалар булган көннәр турында сөйләде.

Икенче көнне кунакларны Стәрлебаш мәдрәсәләрен күрсәттек, музейда булдык. Камаллылар 22нче июнь узачак премьерага чакырып, Казанга кайтып киттеләр”, диде ул.
XS
SM
MD
LG