Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембердә дә “Милли авыл” исемле мәдәни комплекс булдырылачак


Бу турыдагы карар - “Хакимиятнең һәм дини берләшмәләрнең координацион шурасы” дигән өр яңа киңәш органының беренче адымы. Өлкә башлыгының Ватандашлар җәмгыятен үстерү буенча ярдәмчесе Виктор Корнев әйтүенчә, әлеге яңа орган милләтләр шурасы һәм дини берләшмәләр комиссиясе урынына оештырылган.

Бу яңа шура карамагында милли-мәдәни берләшмәләр, дини конфессияләр һәм рухи-әхлакый тәрбия мәсьәләләре буенча эшче төркемнәр булдырылачак.

Ульян дәүләт университеты профессоры Наталья Шмелева әйтүенчә, өлкә башлыгы Сергей Морозов, халыклар дуслыгының социаль-икътисади уңышларга да уңай тәэсирен исәпкә алып, милли сәясәтне игътибар үзәгендә тота. Ул шулай ук урыс халкының да милли-мәдәни мәнфәгатьләрен онытырга ярамый, диде.

Шулай да милли мәдәнияткә мәхәббәт иңдерү – нигездә, гаилә бурычы. Моңа каршы сүз әйтү кыен инде, анысы. Мәктәп системасының тоталь урыслату сәясәте коралы икәнен искә төшерсәң - бигрәк тә.

Элекке шәһәр мэры – бүгенге иҗтимагый пулат рәисе Сергей Ермаков үз чыгышын халыклар дуслыгын ныгытуның әһәмиятен нигезләүгә багышлады. Ул башкорт авылында узган балачагы хатирәләре белән дә бүлеште. Ә менә месхет төрекләрен кыерсытуларга, әрмән-азәри капма-каршылыгының дәвам итүенә борчылуын белдерде.

Поп Алексий Кормишин исә –олуг чиркәве, монастыры һәм андагы “чудо”лары белән дан яулаган Арское авылында яшьләр өчен Рухи-патриотик тәрбия үзәге оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. Аның фикеренчә, ришвәтчелек һәм коррупция кебек күренешләр – нәкъ шундый тәҗрибә җитмәүдән.

Татар автономиясе рәисе урынбасары Рифкать Әхмәдуллов Мәләкәстә һәм өлкә үзәгендә татар балалары өчен аерым мәктәпләр ачкан өчен, өлкә җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре җиткерде. Шул ук вакытта өлкә үзәгенең 135 балалар бакчасының нибары 10ында гына татар телен һәм мәдәниятен өйрәнүгә игътибар табылганлыгына канәгатьсезлек белдерде.

Киңәшмә көн тәртибенең төп өлеше – “Милли авыл” исемле мәдәни комплекс булдыруга багышланган иде. Аның проекты белән “Ульян өлкәсенең үсеш корпорациясе” дигән берәмлек вәкиле Олег Владимиров таныштырып үтте. Татар җәмәгатьчелеге өчен андый “авылларның” Оренбур, Сарытау калалары читендә һәм Карелиядә барлыгы мәгълүм иде инде. Баксаң, саф диярлек урыс каласы Калугада һәм Швециядә дә бар икән.

Сембердә исә славян, мордва, чуаш, татар, үзбәк, таҗик, азәри, әрмән, ингуш һәм казах берләшмәләре дә үз йортларын булдырырга, анда музей, китапханә, кафе-ресторан, милли телләрдә телевизион һәм радиотапшырулар, газет редакцияләре, сәламәтләндерү үзәкләре, мунча-сауналар да ачып җибәрмәкче икән. Чыгымнар исә – һәр халыкның үзеннән.

Хәерлегә булсын, диясе килә дә бит… Тик сәер нәрсәләр дә күзгә бәрелә. Беренчесе – урыс йорты каралмаганлыгы аптырата. Моны исә “моңа кадәр булган барча корылмалар да урысныкы гына” дип тә аңларга буладыр. Ә славян йортын кем булдырачак? Поляк, чех, хорватлармы, әллә серб, белорус, украин, урыслармы? Әгәр славян йорты була икән, нигә соң татар, үзбәк, казакъ, азәри, чуаш, төрекләргә дә бердәм төрки йорт булдырмаска?

Урыс йорты каралмавын бу халыкны төп халык дип санаудан булуы да ихтимал Тик менә… өлкә үзәгенең генә түгел, гомумән, өлкә халкының дүрттән берен тәшкил иткән 3 төп халкы - “чумотар” дип берләштерелгән чуаш, мордва, татар да төп халыклар, ләбаса. Һәм аларны да, ераклардан килеп урнашкан башкалар белән тигезләгәнче, өлкә үзәгендәге мәдәни мөмкинлекләр белән бүлешеп, нигә урыс белән тигезләмәскә?
XS
SM
MD
LG