Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җәмилев Украина эчке эшләр министрының вазыйфадан китүен тели


Анатолий Могилев
Анатолий Могилев

Украинаның эчке эшләр министры Анатолий Могилевны вазыйфасыннан алынуын таләп иткән 6421нче санлы карар проекты Украина югары радасында җәдвәлгә алынган. Бу проектны 20 майда Украина Югары Радасындагы "безнең Украина" фракциясе депутатлары Борис Тарасюк, Вячеслав Коваль, Александр Черноволенко һәм мәҗлес рәисе Мостафа Җәмилев тәкъдим иткәннәр.

Бу проект Җәмилев тәкъдиме белән әзерләнгән булса кирәк, ә аны яклаган тагын 3 депутат мәҗлес белән хезмәттәшлек иткән "РУХ" фиркасе әгъзалары.

Могилев 2007-2008 елларда Кырым милициясе башлыгы булып эшләгәндә кырымтатарларына каршы милицияне кулланган җитәкче булып танылган иде. Ялта янындагы Ай-Петри тавында 2008 елда 1 меңгә якын ОМОНчының 30 кырымтатарына булган һөҗүмендә Могилевның да кулы тигән.

Ул вакытта матбугат чараларында бу вакыйга шактый яктыртылган иде. Мәҗлес ул вакытта инде Могилевның вазыйфасыннан китүен таләп итә башлаган иде. Донбассның Макеевка шәһәр милициясе башлыгы булган, аннары Регионнар фиркасе тарафыннан Кырым милициясе башлыгы итеп куелган Могилев Тимошенко премьер-министр булганда вазыйфасыннан алынган иде. Могилев вазыйфасына кайту өчен мәхкәмәләшеп йөрде.

Шул вакытта кырымтатарларына нәфрәт белен сугарылган язмалар "Крымская правда" газетында басылганнан соң, аның чын йөзе тагын ачык күренде. Бу язмаларында ул кырымтатарларның сөргенлеккә җибәрелүне аклый. "Аларны сөргенгә җибәреп, дөрес эшләделәр. Алар саткыннар иде, җирле халык алардан үч алыр иде", дип язган иде.

Ул вакытта инде мәҗлес Могилевны мәхкәмәгә бирергә җыена иде. Э инде президент сайлауларыннан соң, Могилев "Регионнар" фиркасе тарафыннан Украина эчке эшләр министры итеп куелгач, бу мәсьәлә катлауланды.

Моны Янукович эшләде дигән хәбәрләр дә булды, чөнки Могилев Кырымда президент сайлаулары вакытында Януковичның штабын җитәкләгән иде. Могилевның "Кырымтатарларны сөреп, дөрес эшлиләр" дигәнен Мостафа Җәмилев Страсбургта Европа Шурасы парламент ассамблеясында чыгыш ясаган да күтәргән иде.

Евродепутатлар бу хакта Украинга аерым хат юллаганнары мәгълүм. Украинаның генпрокуратурасы исә мәҗлеснең Могилев өстеннән җинаять эше ачылсын дигән гаризасына, моңа нигез юк дип җавап биргәне билгеле.

Менә инде бу мәсьәлә буенча РУХ депутатлары һәм Мостафа Җәмилев аерым карар проектын регистрацияләгәннәр. Ләкин ул тавышка куелса да, Югары Радада күпчелекне тәшкил иткән Могилевның фирка дуслары аны яклап чыгачакларын фаразлап була.

Шуны да әйтергә кирәк, 18 май матәм митингында Могилевның кырымтатар халкы кайгысын уртаклашканын хәбәр итте митингта чыгыш ясаган Украина гражданнарының хакларына химәя итүче халыкара лига рәисе Эдуард Багиров.

Күрәсең, Могилев мәҗлес ясаган адымнардан соң, Украина эчке эшләр министры кәнәфиендә тыныч утыра алмаячагын сизеп торса кебек.
XS
SM
MD
LG