Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТОның яңа стратегияcе: Русиягә ишекләр ачык


Мадлен Олбрайт НАТОның яңа стратегиясен тәкъдим итте
Мадлен Олбрайт НАТОның яңа стратегиясен тәкъдим итте

Алдагы ун елда НАТО башка илләр белән партнерлыкта булган, үз илләреннән читтә хәрәкәт итә алган, универсаль һәм эффектив альянска әйләнергә тиеш. АКШның элекке дәүләт секретаре Мадлен Олбрайт җитәкчелегендәге НАТОның стратегик үсешен билгеләүче белгечләр төркеме үзенең хисабын бәян итте.

НАТО кая таба бара? Бу сорау Салкын сугыш чоры тәмамланып дөньяда яңа тәртип урнашканнан бирле сәясәтчеләрне инде күп еллар борчый. АКШның элекке дәүләт секретаре Мадлен Олбрайт җитәкчелегендәге белгечләр төркеме дә асылда шул ук сорауга җавап эзли. Үз карашларын алар “2020 елда НАТО: тәэмин ителгән иминлек һәм әүзем хәрәкәт” дип аталган хисапка туплаган.

Русиягә ишекләр ачык

Пәнҗешәмбе Нью-Йоркта Тышкы бәйләнешләр шурасында Олбрайт НАТОның яңа стратегиясен тәкъдим итте. Күп санлы сораулар арасында “НАТОда Русиягә урын бармы?” дигәне дә бар иде. Олбрайт, НАТОның ишекләре һәркемгә ачык, шул исәптән Русиягә дә, ләкин башта Мәскәү анда керергә теләгәнен күрсәтергә тиеш, диде.

“Алар НАТОда әгъза булырга телиме, юкмы, сорау шунда, - ди Олбрайт. - Минемчә, әгъза булырга теләү өчен, башта чын демократия булырга һәм үзең белән альянска төрле низаглар алып килмәскә кирәк. Үзәк һәм Көнчыгыш Европа илләренә дә шундый ук шартлар куелган иде. Алар да керер алдыннан роман-маҗар низагы шикелле җирле низагларын чишәргә мәҗбүр ителде.”

Русия белән хезмәттәшлек итү мәсьәләсенә килгәндә, Олбрайт төркеме моны төп юнәлешләрнең берсе дип саный һәм НАТО-Русия шурасы эшчәнлеген тулы күләмдә яңартырга чакыра. Бу шура 2008 елда Русия-Грузия низагыннан соң эшчәнлеген туктатып торган иде.

Олбрайт төркеме фикеренчә, бу шура кысаларында Русия белән террорчылык, наркотик таралуга каршы көрәштә, климат үзгәрү һәм дә ракета калканын булдыру кебек өлкәләрдә хезмәттәшлек итеп була.

Әфганстан - "сират күпере"

Башка юнәлешләргә килгәндә, Олбрайт төркеме Әфганстанны НАТО өчен хәлиткеч сынау, үзенә күрә "сират күпере" итеп күрә. Әфганстан НАТО өчен беренче читтәге киң күләмле операция булды. Бу операциянең ничек тәмамлануы альянсның киләчәгенә дә йогынты итәчәк. Без Әфганстаннан сабак алырга һәм алга таба шуннан чыгып хәрәкәт итәргә тиеш, ди Олбрайт.

Олбрайт Украина белән Грузия мәсьәләсенә дә тукталды. Мәгълүм булганча, бу ике ил НАТОга керү юнәлешендә хәрәкәт итә башлаган иде. Ләкин бу хәрәкәт көрчеккә терәлде. 2008 елда НАТО Грузиядәге низагны тыеп кала алмаганнан соң, партнерлык юкка чыкты. Украинада яңа килгән президент НАТОга керү мәсьәләсе көн тәртибеннән төште диде.

НАТОга керү ихтыяр эше, без беркемгә дә басым ясамыйбыз, диде Олбрайт. Шулай да ул НАТО-Украина һәм НАТО-Грузия комиссияләрен, элемтәдә тору чарасы рәвешендә булса да, саклап калырга чакырды.

Олбрайт сүзләренчә, альянска керергә теләгән илләр шуны аңларга тиеш, әгъзалык ул өстенлек кенә түгел, җаваплылык та. Әле кайбер әгъза илләр дә моны аңлап бетерми, диде ул, мисал өчен әгъзалык акчасын вакытында түләү бурычын. Һәр әгъза ил тулаем җитештерү күләменең 2%-ын НАТОга бирергә тиеш. Олбрайт сүзләренчә, 28 әгъза илнең әлегә ни бары алтысы гына моны түләп бара.
XS
SM
MD
LG