Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гимнга сүзләр кирәкме?


ТАССРның 90 еллыгына багышланган тантаналы утырыш. Сәйдәш исемендәге концертлар залы. Татарстан гимны яңгырый, ләкин президиумда беркем дә җырламый, чөнки гимнның сүзләре юк.
ТАССРның 90 еллыгына багышланган тантаналы утырыш. Сәйдәш исемендәге концертлар залы. Татарстан гимны яңгырый, ләкин президиумда беркем дә җырламый, чөнки гимнның сүзләре юк.

27 май көнне Казанда ТАССРның 90 еллыгына багышланган тантаналы утырышта дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үзенең чыгышында якын арада Татарстан гимнына сүзләр язу бәйгесе игълан ителәчәген әйтте. Мәгълүм булганча, 1993 елда кабул ителгән гимнның сүзләре юк. Конституция комиссиясенең эшче төркемен җитәкләгән Ренат Харис Азатлыкка сүзсез гимнның Татарстанга ни өчен кулайрак булуын аңлатты.


Америкада яшәүче бер танышымның сигез яшьлек улы борын астыннан американ гимнын көйләп йөргәнен ишеткәч, башта бераз гаҗәпләнеп куйдым. Әтисе аңлатты: американ мәктәпләрендә иртә белән дәресләр башланыр алдыннан мәйданчыкка җыелып, гимн җырлау гадәте бар икән, шуннан отып калган. Илгә мәхәббәт хисе бәлки шулай сеңдереләдер?

Олимпия уеннары, дөнья беренчелегендә җиңүче хөрмәтенә әләм күтәрелә, гимн яңгырый. Андый чакта телевидение камералары гимн җырларга тырышкан спортчының калтыранган иреннәрен, яшь тулы күзләрен күрсәтергә ярата. Стадионда җыелган меңләгән кеше уң кулын күкрәгенә куеп, гимнга кушыла. Халыкны берләштерүнең моннан да куәтлерәк чарасы бар микән?

"Гимн – илаһи бер көй"

“Нәрсә соң ул гимн?” дигән сорауга украин шагыйрәсе Ольга Рекун “Гимн ул – илаһи бер көй”, дип җавап бирә. Украинаның хәзерге гимнын Ольга өнәп бетерми.

“Гимн ул – Аллага мөрәҗәгать итү. – ди Рекун. – Хәзергечә мөрәҗәгать итәбез икән, димәк тормышыбыз гел шушылай вәсвәсә булып калачак.”

Украинаның хәзерге гимны 1917 елда, кыска гомерле Украин халык республикасы чорында язылган. “Украина, син әле үлмәгән!” дигән сүзләр белән башланган һәм дошманнарның кирәген бирергә өндәгән бу алты минутлык гимнны күпләр артык озын һәм төшенке рухта дип саный.



Ольга Рекун фикеренчә, бәйсезлек өчен көрәшкә өндәгән бу гимн инде 18 ел иреклектә яшәгән яңа Украинага туры килми. Шагыйрә яңа гимн язган.

12 яшьлек Валентин Һолушко бу гимнны “Украина талантлары” бәйгесендә башкарган. Днепропетровск шәһәрендә әлеге гимнны яңа милли гимн итү өчен хәрәкәт күтәрелгән. Ләкин бу башлангычка каршы чыгучылар да бар.

Гимн – дәүләтнең легитимлыгы

Милли гимннар сәясәттә, җәмгыятьтә әһәмиятле урын алып тора. Бу җырлар югары сәнгать әсәре булмаска да мөмкин, ләкин дәүләткә тугрылык, сәяси бердәмлек, татулык, патриотизм хисләрен үстерүдә, дәүләтнең легитимлыгын тәэмин итүдә алар шактый файдалы була ала.

Нәкъ менә шуңа күрә дә яңа туган бәйсез дәүләтләр беренче эш итеп гимн язуга тотына. Косово үзенең “Европа” дип аталган гимнын 2008 елның февралендә бәйсезлек алганнан соң берничә ай үтүгә кабул итте.

Грузиянең үзбилгеләнгән Абхазия һәм Көньяк Осетия республикалары үз гимннарын 1992 һәм 1995 елда булдырды. Молдованың Днестр буе төбәгенең дә, совет чорыннан калган булса да, үз гимны бар. Тагын бер бәхәсле төбәк, Таулы Карабах, үз гимнын 1992 елда кабул итте.

Ничек җырласаң да гимн

Гимнны халыкка өйрәтү мәсьәләсенә килгәндә, һәр ил моны үзенчә хәл итә. Берәүләр аны телевидение аша яңгырата, икенчеләр – “заманчарак” шәкелдә башкарырга тырыша. Әйтик, Грузиядә танылган йолдызлар гимнның поп-версиясен яздырды.



Украинаның “Вертеп” төркеме дә Украина гимны сүзләрен үзгәртеп, заманчалаштырып башкара. Төркем җырчысы Андрий Карачун сүзләренчә, бу җырны ишеткән һәр кешедә, “Болар кемнәр, кайсы илдән?” дигән сорау туарга тиеш.



Гимннарның күбесе илгә мәдхия

Владимир Путин Михалковларда кунакта
Милли гимннар һәрдаим сәяси бәхәсләр тудырып тора. Узган айда Русиядә бер коммунист депутат Русия гимныннан “Бог” [“Алла”] сүзен алып ташларга чакырды. Сергей Михалков язган бу гимнда совет чорында “Бог” сүзе юк иде. Путин хакимияткә килгәч, совет гимны кире кайтарылды. Сүзләре бераз үзгәртелде, “Бог” сүзе шунда өстәлде.

“Дөнья гимннары” исемле китап авторы Майкл Бристоу радиобызга әйтүенчә, илләрнең кайда урнашуына карамастан, аларның гимннарында уртаклык бар.

“Текстларның күбесе табигатьнең матурлыгына мәдхия укый, таулар, манзаралар... Швеция гимны моңа яхшы мисал. Шул ук вакытта, шактый кырыс, һөҗүмчән сүзле гимннар да бар. Мисал өчен, Польша, Франция, Иран гимннары шундый, алар тарихка нигезләнгән” ди Бристоу.

“Рәсәй менән бөйөк берҙәмлектә”

Гимннарның күпчелеге туган якның матурлыгына дан җырлый. Башкортстан гимны да чыгарма түгел. Анда “ғәзиз ер, сал Уралдан ҡалҡа тыныс ал таң” дигән сүзләр бар. Шул ук вакытта “Рәсәй менән бөйөк берҙәмлек” тә телгә алына. Фәрит Идрисов музыкасы, Равил Бикбаев, Рәшит Шәкүр сүзләре. Сүзләрнең урыс теленә тәрҗемәсе дә бар:

Башҡортостан, hин hөйөклө ғәзиз ер,
Халҡыбыҙҙың изге Ватаны.
Сал Уралдан ҡалҡа бар тарафҡа
Тыуған илдең тыныс ал таңы.

Дан hиңә, Башҡортостан!
Илен hөйгән азат халҡыңа дан!
Рәсәй менән бөйөк берҙәмлектә
Сәскә ат, Башҡортостан!

Башҡортостан, hин хөрмәтле данлы ил,
Еңеү яулап алға бараһың.
Киләсәккә яҡты нур-моң сәсә
Һинең ғорур рухлы байағың.

Республикам, йондоҙ булып балҡы hин,
Күҡрәп йәшә, гүзәл илебеҙ.
Тыуған ерҙә hүнмәҫ усағыбыҙ,
Туған телдә тынмаҫ йырыбыҙ.
Башкортостан, Отчизна дорогая,
Ты для нас священная земля.
С Урала солнце всходит, озаряя
Наши горы, реки и поля.

Славься, наш Башкортостан!
Судьбой народу ты для счастья дан!
С Россией мы едины — и всегда
Процветай, Башкортостан!

Башкортостан — ты наша честь и слава,
Доброй волей, дружбой ты силен.
И стяг твой реет гордо, величаво -
Он свободой, братством окрылен.

Республика, сияй звездой прекрасной,
Ты ликуй в свершеньях и трудах!
Родной очаг пусть никогда не гаснет,
Пусть ведут нас песни сквозь года.



Башкортстан гимны ике телдә булса, Татарстан гимнының әлегә рәсми сүзләре юк. Көе Рөстәм Яхинныкы. Рөстәм ага аны заманында Рамазан Байтимеров сүзләренә “Туган җирем” дигән җыр итеп язган. Менә ул сүзләр:

Күпме юллар йөрдем, дөнья күрдем,
Назлы җилләр йөзем сыйпады.
Сиңа кайткач гына, туган ягым,
Күкрәгемә шатлык сыймады.

Тик бер генә көнгә аерылсам да
Ямансулап сине юксынам.
Синнән башка миңа, туган ягым,
Бу дөньяда тормыш юк сыман.

Тик бер генә көнгә аерылсам да
Ятим калган кебек буламын.
Тик син генә яшәү матурлыгы,
Гүзәллеге якты дөньяның!

1993 елда Татарстан депутатлары шушы җырның көен гимн итеп раслады, ә менә сүзләрен алмадылар.



“Сүзсез гимн – иң уңайлы гимн”

Татарстанның дәүләт символлары турында канун өлгесен әзерләгән эшче төркем җитәкчесе Ренат Харис Азатлыкка моның сәбәпләрен болай аңлатты:

Ренат Харис
“Конституция комиссиясенең эшче төркеме гимнны, гомумән дәүләт символларын кабул итәр алдыннан, фәнни-гамәли конференция үткәрде һәм шунда без Татарстан дәүләт символларының төп принциплары турында сөйләштек. Безнең республика күпмилләтле республика. Республикабызда ике дәүләт теле бар. Әгәр дә без гимнны сүзле итеп кабул иткән булсак, канун нигезендә аны һәр очракта ике тапкыр башкарырга тиеш булыр идек – татар һәм рус телләрендә. Бусы бер проблем. Икенче проблем – кайсы дәүләт телендә беренче итеп башкарырга?

Шуңа күрә, галимнәр, тарихчылар, сәясәтчеләр бергә килешеп, гимн сүзсез булырга тиеш дигән фикергә килдек. Күпмилләтле, күптелле, күпдинле илләр өчен, әлбәттә, сүзсез гимн кулайрак.

Республиканың статусы үзгәрә, исеме үзгәрә, исеме белән бергә сәяси тормышның эчтәлеге үзгәрә. Әгәр без теге вакытта сүзле гимн кабул иткән булсак, бүген һичшиксез, конституцияне үзгәрткән кебек, гимнны да үзгәртергә туры килер иде. Ә сүзсез гимннарны беркайчан да, беркем дә үзгәртми, ул универсал, иң җайлы, иң уңайлы гимн.”

Сүзсез гимннар дөньяда бар

Әйтергә кирәк, Татарстан гимнында сүзләре булмаган бердән-бер ил түгел. Мисал итеп, Испания, Басклар илен, Косово, Босния-Һерцеговина, Сан-Мариноны китерергә була. Төрлесенең сәбәбе төрле. Испания гимны – Гренадерлар маршы – иң искеләрнең берсе, XVIII гасырда язылган. 1770 елда Карл патша аны рәсми гимн итеп раслаган. Тарихның бер чорында гимнның сүзләре булып алган, ләкин соңрак, демократия чорында иске сүзләр гамәлдән чыгарылган. Яңалары әле язылмаган.

Татарстанның да әлегә гимн сүзләре юк. Республиканың дәүләт шурасы президиумы якын арада гимн сүзләренә бәйге игълан итәргә җыена. Сезнеңчә, Татарстан гимнына сүзләр кирәкме? Кирәк булса, ул сүзләр нинди телдә булырга тиеш: татармы, русмы, әллә дәүләт телләренең икесендәдәме?

Фикерегезне безнең форумда әйтә аласыз. Әгәр Сезнең гимн сүзләренә тәкъдимегез булса, рәхим итеп, безгә җибәрә аласыз. Без аны Азатлык сәхифәсенә урнаштырырбыз.

Беренче тәкъдим

Аны безгә Ватандаш тәхәллүсе белән язучы укучыбыз җибәргән. Ватандаш дәүләт гимннарын һәм милли гимннарны 15 еллап өйрәнә икән. Ул безгә берничә дәүләтнең гимннарын татар теленә тәрҗемә итеп тә җибәргән. Кыскасы, аның тәкъдиме игътибарга лаек. Ул "Күңел гимны" дип атала. Рәхим итегез:

КҮҢЕЛ ГИМНЫ
Офыкларың нурлы, газиз Ватан,
Имин булсын юлың, Татарстан!

Язмыш йолдызыбыз – аяз күктә,
Олы кодрәт иңде Гарештән:
Күтәрелде туган җиребездә
Ил–анабыз яме – Татарстан,
Ата–баба мирас–әманәте,
Ил–көнебез гаме – Татарстан!

Хак гамәлне пакьли изге ният,
Гамәл күркәмлеге – халыктан;
Бердәмлектә терәк, саф Хөррият –
Тормыш тәме синдә, Татарстан,
Саф Хөррият рухы – ил күңелендә,
Байрак төсләреңдә, Татарстан!

Кулга – кул, йөрәккә йөрәк кушып,
Ил–йортыбыз яулый хөрмәт вә дан.
Бәхет кояшыңнан илһам алып,
Чәчәк ат, сөекле Татарстан!
Туры юлда адым – җан рәхәте,
Имин бул син мәңге, Татарстан!


Икенче тәкъдим

Аны безгә шагыйрь Рамазан Байтимеровның кызы Гөлшат ханым язып җибәрде. Инде әйтелгәнчә, Татарстан гимны нигезенә "Туган ягым" җырының көе алынган. Җырның көен Рөстәм Яхин, сүзләрен - Рамазан Байтимеров язган. Гөлшат ханым җырның сүзләрен дә гимн сүзләре итеп алырга тәкъдим итә:

“Туган ягым” җыры 1970 елда, ТАССРның 50 еллыгы уңаеннан уздырылган конкурста җиңүче булып чыга. Ул ябык рәвештә үткәрелеп, авторларның исеме соңыннан гына билгеле булды. Әлеге җырның язылу тарихын миңа Рөстәм Яхин хатыны Хәлимә апа үзе сөйләде. Без аның белән даими аралашып яшәдек. Бу хакта “Казан” журналы (№12, 1999 ел) да язып чыккан иде. Ләкин ни гаҗәп, анда җыр сүзләре авторы турында бер сүз юк иде!

“Туган ягым” җырының язмышы бәхетле булып чыкты, аны оркестрга кушылып мәшһүр җырчылар башкарды. Соңрак бу көй Татарстан яңалыкларын тапшырганда яңгырый башлады. Әтием моңа бик сөенде, телевизорны бар көченә кабызып куя да бала-чага сыман шатлана иде. Ул бит Бөек Ватан сугышыннан контузияле кайтты.

Әтиебез 1989 елда, әлеге җырның Татарстан гимны булып кабул ителүен белми үлеп китте...

Ә мин яхшы хәтерлим - Татарстанның Югары Советы утырышында финалга үткән ике җыр арасыннан (Г.Тукайның “Тәфтиләү”е белән “Туган ягым”) күпчелек тавыш белән икенчесенә өстенлек бирелде. Шул көнне депутатлар бу җырны сүзләре белән аягүрә басып җырлаган иде. Тик соңыннан гимнның сүзләрсез генә кабул итүе билгеле булды...

Бу бит күңелләрне дәртләндерә, туган җиргә мәхәббәт уята торган лирик-патриотик җыр! Сүзләре искиткеч, үз ягын яраткан, сагынган һәр кеше өчен үтә дә таныш һәм якын хисләр.

Безнең республикада ике дәүләт теле: татар һәм урыс. Ә нигә бу җырны ике телдә башкармаска?!

Күпме юллар йөрдем, дөнья күрдем,
Назлы җилләр йөзем сыйпады.
Сиңа кайткач гына, туган ягым,
Күкрәгемә шатлык сыймады.

Немало в жизни я прошел дорог,
Знакомы мне ветра далеких стран.
Но никогда, нигде забыть не мог,
Не мог забыть тебя, мой Татарстан!
(М. Таҗетдинов тәрҗемәсе)

Бу җырга әтинең башка шигырендәге бер куплетны өстәргә була:

Туган ягым – туып-үскән җирем,
Йорт нигезе анам-атамның.
Татарстан – туган республикам,
Татарстан – газиз Ватаным!

Гөлшат Байтимерова
Лениногорск шәһәре


Ватандаш җавабы

Еш кына борын төбендә торган нәрсәләрне күрмисең икән ул. Өч йөздән артык дәүләт, ил, милләт, халык, төбәк, король-патша гимннарын һәм башка тантаналы җырларны туплап һәм еллар буе өйрәнеп тә, “Туган ягым”ның (Рамазан абый Байтимеров шигыре) рус теленә тәрҗемәсе булуын белми идем. Баксаң, Марат абый Таҗетдинов аны узган гасыр азагында ук тәрҗемә итеп калдырган икән. Минемчә, “Мой край родной”ны сайтта татарчасы белән бергә урнаштырырга кирәк. Менә ул (текстны, җырлана торган итеп һәм Рамазан абый сүзләренә мөмкин кадәр күбрәк тәңгәл китереп, бераз үзгәртергә, икенче-дүртенче юлларын берәр иҗеккә кыскартырга туры килде):

Мой край родной
Немало в жизни я прошёл дорог,
Знакомы мне ветра дальних стран,
Но только на твоей земле не мог
Сдержать восторг души, Татарстан!

И если хоть на день прощусь с тобой,
Душа моя грустит без тебя,
Как соловей весной летит домой,
Спешу к тебе, моя мать-земля.

У нас одна судьба, мой край родной,
Я – горсть земли твоей, часть твоя.
В мечтах и наяву всегда с тобой,
Ты – свет моих очей, жизнь моя!

Кайбер милләттәшләр, бу бит минор калыбындагы көй өчен язылган текст, аны Рөстәм Яхинның күтәренке мажор итеп үзгәртелгән музыкасына җырлап буламы соң, дип, шигырьне кире кагарга да тырышырлар. Гомумән алганда, алар хаклы да булырлар, әлбәттә. Ләкин... булмас, димә, дөнья бу. Кайбер халыклар, үзләренә төп җыр итеп, бик моңсу көйләрне һәм шигырьләрне сайлаганнар. Бәлки безгә дә алар сафына басарга кирәктер?

Мисал итеп бүгенге Румыниядә яшәүче мадьярлар гимнын китерәм (бу халыкның үз атамасы “сикәй”). Моннан 90 ел элек Австрия-Венгрия империясе җимерелгәч, сикәйләр яшәгән Трансильванияне (мадьярча – Әрдей) Трианон килешүе буенча румын дәүләтенә тапшырганнар. Сикәйләр – гасырлар дәверендә һәм бигрәк тә соңгы 90 елда нык изелеп яшәгән халык. Бүгенге язмышлары да безнеке белән чагыштырырлык. Ләкин алар бик бердәм һәм аларның Венгриядә яшәүче мадьярлар белән элемтәләре нык, үзләрен бер милләт дип таныйлар, үз төбәкләрендә гел мадьяр телендә генә сөйләшәләр, рәсми эш һәм чаралар да шул телдә башкарыла. Әйтик, Бухарестта Әрдей такымы катнашындагы хоккей уеннары сикәй уенчылары һәм җанатарлары бергә бу гимнны җырлагач кына башлана. Румыннар, теш кысып булса да, моның белән килешергә мәҗбүр булалар. Менә бу гимнның тәрҗемәсе (мадьярча исеме Székely Himnusz, шуның беренче куплеты):

Сикәйләр гимны
Бу язмыш безне йөртми кайда гына
Караңгы төндә, сикәлтә юлда?
Чаба шаһзадә, кайт кабат халкыңа,
Алып бар аны җиңүгә, уңга!
Кушымта:
Ялгыз кыя күк сикәй басып тора
Халыклар явы барган диңгездә,
Кат-кат калды ул дулкыннар астында,
Яшәү насыйп ит, Ходай, Әрдейгә!

Минемчә, әгәр дә татарларның күпчелеге үз дәүләтен кабат торгызудан баш тарта яки моны инде бөтенләй мөмкин булмаган эш дип саный икән, Дәүләт Шурасына “Туган ягым”ның ике телдәге текстын раслаудан башка чара да калмаячак. Ә “Мәскәү-Казан дуслыгы”на дан җырлаучы текстны хәтта өмете өзелгән кеше дә кабул итмәячәк. Безнең гимнда “Русия” сүзе була алмый!

Ә бәлки чыннан да, без әлегә үз алдыбызга олы максатлар куярга сәләтле түгелбездер. “Коллык – ирек кебек, аңлый алса күңел: Офыклар да якты, тын алу да җиңел...” Шагыйрь шулай дигән...

Ватандаш
XS
SM
MD
LG