Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Форматсызларны” интернет “форматлаштыра”


Алия Сабирова
Алия Сабирова

«Евровидение» җыр бәйгесендә Русия данын яклаучы Петр Налич – интернет аша популярлык казанган җырчы. Иҗади юлның тәүге адымын виртуаль пәрәвездә ясаган җырчылар татарда да бар.

“Евровидение” җыр бәйгесендә Русия вәкиле Петр Наличны берничә ай элек беркем белми иде. Берникадәр альтернатив музыка белән дан казанырга аңа интернет ярдәм иткән. Наличның “Youtube” ресурсына элгән беренче җыры интернет-җәмәгатьчелектә зур шау-шу уятты.

Димәк, бүген виртуаль мәйдан реаль сәхнәгә менәр өчен трамплин була ала? Яки Петр Налич мисалы – очраклы күренешме? Алайса, мондый “очраклы күренешләрне” татарда да табарга мөмкин бит. Әйтик, Илсөя Бәдретдинова, Мубай... Альтернатив музыка белән шөгыльләнүче әлеге җырчыларның танылуында интернет зур урын алып торды. Бүген студия кунагы – татар альтернатив музыкасын алга этәрүче продюсер, гәрчә ул үзен продюсер дип атауга каршы булса да, Алия Сабирова.

Алия, бүген җырчыны интернет аша гына популяр итеп буламы?

Миңа калса, була. Һәм бу – сәхнәдә башлауга караганда начар юл дип әйтмәс идем. Интернет җәмгыятне көннән-көн күбрәк яулый бара, аны кулланмаучылар сирәгәя. Пәрәвездә үз продукцияңне, үз музыкаңны алга этәрү – менә дигән ысул.

Һәм арзан да әле...

Әйе. Әмма шуны онытмаска кирәк, интернетка элгән очракта да музыканың яхшы сыйфатлы булуы мөһим. Ә сыйфат ул чыгымнар сорый торган нәрсә. Ә таралу ягыннан – чыннан да шулай: диск чыгарасы юк, сәхнә, аренда өчен акча кирәкми һ.б. Теләсә кайсы сайтка җырыңны эләсең дә, аны йөзләрчә, меңнәрчә халык тыңлый.

Ни өчен интернетта күбрәк альтернатив җырчылар популяр икән?

Альтернатив дигәндә “неформат” дигән сүзне куллансак иде. Аның мәйданга чыгар өчен башка юлы юк. Форматта булмаган музыканың сатып алучысы да аз. Бу музыка белән акча эшләп булмый. Шуңа күрә кайберәүләр өчен интернет бердәнбер мәйданга әйләнә.

Мондый мөмкинлек барлыкка килү ул могҗиза. Чөнки, интернет булмаса, музыканы аера белүче яшьләргә бу җырлар барып та җитмәс иде, шул ук Мубай, Илсөя Бәдретдинова сәхнәгә, бәлки, чыга да алмаган булырлар иде. Ә болай интернеттан алар реаль тормышка да күчтеләр.

Син альтернатив музыка кичәләре оештырасың. Аларга кеше җыю шактый авыр дип беләм. Реклама эшендә интернет ярдәм итәме? Пәрәвез кешесе гел мониторга гына төбәлеп утыручы кеше түгелме? Аны клубка алып килү никадәр авыр?

Интернет ул яшьләрнең тормыш рәвешенә әйләнгәндер дип уйламыйм. Ул бары тик корал гына. Кайдадыр афишалар элгәнче, яшьләргә рекламаны монитор аша җиткерү уңайлырак. Иң популяр “В контакте” сайтын алыйк. Җыры да, видеосы да, интервьюсы да, фотолары да бер урында, шушында ук сорауларны да бирергә була. Бик уңайлы.

Әйтик, Мубайның “контактта” үз төркеме бар. Анда 420 кеше һәм берсен дә үзебез чакырмадык. Димәк, алар Мубай иҗаты белән кызыксынучы кешеләр. Бу безнең потенциаль тамашачылар, дигән сүз. Әгәр концерт оештырабыз икән, шушы төркемгә кереп игълан урнаштырабыз. Шуларның ике йөзләбе, гадәттә, концертка килә.


Әмма интернетның кире нәтиҗәсе дә булырга мөмкин бит. Әйтик, мин җырчыны пәрәвездә бушлай тыңлый алам икән, ни өчен мин акча түләп, аның концертына барыйм?

Бу нәрсә супер популяр булган, миллионлаган тыңлаучысы булган җырчылар өчен актуаль. Чөнки альбом чыгарудан килгән акчаны саклап калу мөһим. Шунысы да бар, әгәр тамашачы җырчыны чын-чынлап ярата икән, ул, һичшиксез, аның дискын фонотекасында булдырачак.

Татарлар арасында үз иҗатларында интернетны актив кулланучылардан тагын кемнәрне атап була, санап карыйк әле?

Безнең татар радиолары өчен “формат” булмаган бар җырчыны да диярлек атарга була: “Иттифак”, “Алканат”... Соңгысының, әйтик, интернетны кулланырга аеруча зур сәбәбе бар. Чөнки төркем әгъзалары төрле шәһәрләрдә яши. Финляндиядә яшәүче Җәмилә дә интернетта бик актив. Ул пәрәвезне тулы көченә файдаланып, үз-үзен этәрә белә. Европа кешесе өчен бу зур әйбер, чөнки алар виртуаль дөньяда реаль дөньядан да ким яшәмиләр.

Мубай үз иҗатын ничек башлады?

Иң элек җырларын yuldash.com сайтына элде. Анда алдынгы фикерле яшьләр, Мәскәү яшьләре утыра. Алардан җылы сүз ишетү зур этәргеч булгандыр, күрәсең. Бүген Мубай татарлар өчен генә җырламый, күбрәк рус телле аудитория өчен җырлый. Алга таба ул Россия фестивальләренә дә чыгар, дип уйлыйм.

Русия дигәннән, “Евровидение”дә бездән чыгыш ясаган Петр Налич шулай ук интернеттан барлыкка килгән проект. Аның иҗатын ничек бәялисең?

Белүемчә, “Youtube” сайтына ул дус-ишләре белән шаярып кына башкарган җырын элеп куйган. Бу классик очрак. Мондый әйберләр пәрәвездә тулып ята. “Youtube” – иҗат белән шөгыльләнүче кеше өчен менә дигән проект. Үз сәләтеңне видеога төшереп, бөтен дөньяга күрсәтергә була. Минемчә, “Евровидение” өчен Петр Налич бик уңышлы сайланган проект. Мин анда заманча ноталар да, рус фольклоры мотивларын да ишетәм.

Руста да, татарда да, интернет аша танылу алган җырчылар арасында альтернатив музыка вәкилләре күбрәк. Күрәсең, бу очраклы түгелдер. Чөнки интернет ул үзе үк реаль тормышның берникадәр альтернативасы.
XS
SM
MD
LG