Accessibility links

Кайнар хәбәр

Австралия татарлары кайгыда: Фатыйма Вәлифф вафат


28 май көнне Австралиядә 90 яшендә Аделаидадагы татар милли-мәдәни тормышны башлап җибәрүчеләрнең берсе, бар диярлек гомерен ватаныннан читтә яшәп тә телне, динне саклауга зур өлеш керткән Фатыйма Вәлифф вафат булды.

Әле февраль аенда гына Австралия татарлары зурлап Фатыйма Вәлиффнең 90 еллык туган көнен бәйрәм иткән иде. Ул көнне 9 баласы, бихисап оныклары булган хөрмәтле әни һәм дәү әнидән дә бәхетлерәк кеше булмагандыр. Чөнки аларның татарча котлауларын, җырлауларын ишетү Фатыйма ханым өчен иң зур шатлык иде - ул үзенең бар гомерен киләчәк буынга ана телен, гореф-гадәтләрне җиткерү өчен тырышып килде.

Ә ватаннан әллә ничә мең чакрым еракта яшәгәндә, бу бер дә җиңел булмагандыр. Һәм әйтергә кирәк, ул үз балаларын гына түгел, ә Австралиядә яшәүче бар татарларны да кайгыртты. Милләттәшләребез күпләп килеп урнашкан Аделаида шәһәрендә татар берләшмәсе оешты. Һәм анда татар балаларына ана теле укытыла башлады. Бу эшләрне хәзер мәрхүмәнең балалары алып бара.

Кукмара кызы


Татарларның күпчелеге Австралиягә Шәркый Төркестаннан килеп төпләнде. Фатыйма ханымның гаиләсе - Сафалар да шундыйлардан була. Алар башта Шәркый Төркестанның Өремче каласына Кукмара якларыннан килеп урнаша.

Сафиннарның кызлары Фатыйма күршеләре булган һәм кечкенәдән үк бергә уйнап үскән Салих Вәлигә кияүгә чыга. Үз тормыш юлларында алар барлыгы 9 бала табып үстерә. Һәм аларның һәркайсы милли җанлы, ислам динен хөрмәт итүче булып тәрбияләнә.

30дан артык онык һәм оныкчыклары да гореф-гадәтләргә тугры булып яши. Шуларның берсе Мөшәррәф Вәлифф бүгенге көндә Аделаидада татар берләшмәсен җитәкли.

Зур югалту

Вәлиффлар (Вәлиләр гаиләсе соңрак шундый исем белән теркәлә) заманында Кытай коммунистлары җәберләреннән качып, ватаннарына кайту бәхетенә ирешә алмыйча нәкъ Австралиягә килә. Бу олы эштә аларга икенче бер танылган гаилә - Садриләр зур ярдәм күрсәтә. Ассимиляциягә бирешмәү өчен алар Татарстандагы һәм башка илләрдәге татарлар белән туганлаша. Һәм Фатыйма Вәлифф куйган тырышлык бушка китми. Алар бүген дә Аделаидә шәһәрендә үзенчә бер утраучык рәвешендә татар милләтенең бер өлеше буларак сакланып яши.

Нәкъ татар милләте үсешенә керткән өлеше өчен Фатыйма Вәлиффнең вафаты Австралиядәге татарлар өчен зур югалту булды.
XS
SM
MD
LG