Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда эшмәкәрлек шартлары начарайган


Forbes журналының чираттагы санында бастырылган рейтингта эшмәкәрлек белән шөгыльләнү өчен кулай шартлар тудырылу буенча Казан 2нче урыннан, 15гә төшкән.

Forbes белгечләренә ышаныргамы, юкмы?

Ике ел рәттән әлеге исемлектә иң югары урыннарны алып торган Казанның кинәт түбәнгә тәгәрәвенә республика икътисад белгечләре шаккатты. Кайберләре хәтта журнал белгечләренең хаксыз булуын әйтә. Янәсе аларның дәлилләре урынсыз.

Forbes белгечләре Казанның катлаулы икътисади проблемалары булуны “Элемтә” инвестиция ширкәте һәм “Александр ЛТД”ның банкротка чыгуы, “Казаноргсинтез”ның шактый бурычы булу белән бәйли. Икътисад белгечләре исә, бу ширкәтләрне генә күздә тотып бөтен Казан хакында сүз йөртү ялгышлык, ди. Кайберәүләр бу рейтингта сәяси уен төсмере булуын да әйтә.

Сафиуллин: “Эшмәкәрләр Краснодардан Казанга күченә”

Дәүләт Шурасының өченче чакырылышында бюджет, салым һәм финанслар комитеты рәисе булган, хәзер экология, табигать байлыкларын куллану һәм аграр мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Илсур Сафиуллин исә, Татарстан кризис кичерә, әмма ул әле дә инвесторларга кызыклы республика, ди.
Илсур Сафиуллин

“Башка төбәкләр белән чагыштырганда республика үз дәрәҗәсен югалтмады. Кичә бер эшмәкәр белән очрашкан идем. Ул үз эшен ачарга дип, Краснодар шәһәреннән Казанга күчеп килгән. Ни өчен? Төрле шәһәрләрдә яшәү дәрәҗәсен тикшергән. Нәтиҗәдә Мәскәү, Петербур, Казан һәм Төмән арасында Казан шәһәрен сайлаган.

Әгәр Казанда кешеләрнең сатып алу мөмкинлеге, башка җирләргә караганда югарырак икән, монда бизнес та киләчәк, ул үз капиталын да алып киләчәк. Башка төбәкләр белән чагыштырганда Казанда эшмәкәрлекне тоткарлаучы киртәләр азрак, әмма алар бар. Еш кына дәүләт бизнес эшләренә тыкшына. Минемчә, дәүләт мөмкин кадәр азрак эшмәкәрләрнең эшенә кысылырга тиеш. Иң мөһиме республика җитәкчелеге салымнарны киметеп, эшмәкәрлеккә уңай шартлар тудырырга тырышсын иде”, ди депутат Илсур Сафиуллин.

Сафиуллин Краснодардан Казанга күчеп кайтучы эшмәкәрне искә алса да, Forbes журналы рейтингында бу өлкә эшмәкәрлеккә уңай шартлар тудырылган шәһәрләр исемлегендә инде 2008 елдан 1нче урында тора. Соңгы рейтингта беренче өчлеккә Хабаровски белән Екатеренбур да кергән.

Майда Русиядән 400 миллион доллар инвестиция чыккан


Forbes төбәкләрнең икътисади хәлләрен тикшергән арада, Русия икътисадчылары исә, бу тармакта көннән-көн хәлнең авырая баруын әйтә. “Коммерсантъ” басмасы мәгълүматларына караганда, май аеның 3 атнасында гына да чит ил инвесторлары Русия фондларыннан 400 миллион доллар акчаларын чыгарган. Бу 2008 елның августы, кризис башланган вакыттагы күрсәткечләргә якынаючы сан, ди алар. Ул вакытта Русия фондларыннан 560 миллион доллар инвестиция акчалары чыккан. 2010 елның 4 аенда Русиягә 2,6 миллиард доллар инвестиция керү сәбәпле, кайбер икътисадчылар артык хафаланмаска киңәш итә.

“Броккеркредитсервис” инвестиция ширкәте белгече Александр Афинагентов бу инвестицияләрнең китүен вакытлы күренеш ди.

“Бүген күпләр Греция белән Европа мөнәсәбәте хакында борчыла. Зур акчалар тынычлыкны ярата. Икътисадчылар фондлар базарында тотрыклыкны тоймый икән, инвестицияләр кире чыгарыла. Татарстанга төгәл күпме инвестиция кергәнен һәм чыкканын әйту кыен. Әмма шунысы билгеле, якындагы елларда Универсиада Казанга күп кенә инвестиция кертәчәк”, ди Афинагентов.

Forbes журналы ясаган рейтингка исә, ул ышанырга киңәш итә. Чөнки бу исемлекне төзегәндә шәһәрләр төрле күрсәткеч буенча тикшерелгән. Татарстан башкаласы инвестицияләрне җәлеп итүдә генә башкалардан бераз калыша. Ә социаль күрсәткечләр буенча Казан әйдәп баручылардан санала. 105 шәһәрдән 15нче булу да, Казан өчен начар күрсәткеч түгел, ди Афинагентов.
XS
SM
MD
LG