Accessibility links

Кайнар хәбәр

Газзәгә ярдәм илтүче кәрванда уннан артык кеше үтерелде


Израилнең блокадасын өзеп диңгез аша Газзә Сызыгына һуманитар ярдәм илтү тырышлыгы атышлар нәтиҗәсендә уннан артык активистның үлеме белән тәмамланды. Һуманитар кәрванны оештыручылар һәм Израил бер-берен гаепли.

Газзә Сызыгына һуманитар йөк алып баручы көймәләрне Израил хәрбиләре яулаганда фәлестиннәргә ярдәм итәргә теләгән унлап активист һәлак булды. Израил киңкүләм мәгълумат чаралары әйтүенчә исә, анда 19 кеше үлгән

Израил көймәләрне туктатачагы турындагы кисәтүен гамәлгә ашырды. 6 көймәгә утырган активистлар Газзә сызыгына 10 мең тонна һуманитар ярдәм алып баруларын белдергән иде.

Әмма узган төндә Кыпрыстан Газзәгә үтеп керергә тырышкан бу кәрванны Израил хәрбиләре туктатты.

Ярдәм кәрванындагы көймә янына килгән Израил хәрби көймәсе
Тарафлар бу вакыйга турында каршылыклы мәгълуматлар бирә.

Кәрванны оештырган Ирекле Газзә хәрәкәте белдерүенчә, хәрбиләр көймәләргә аяк басу белән ата башлаган һәм йоклаган тыныч кешеләргә төбәп ут ачкан.

Әмма Израил хәрбиләре вәкиле, лейтенант полковник Авитал Лайбович хәлне башкача аңлата.

“Кызганыч ки, ул көймәләрдәге кешеләр безнең солдатларга каршы бик каты көч кулланды. Алар безнең солдатларга һөҗүм итте. Алар аны алдан ук шулай ниятләгән булган”, - диде Лайбович.

Израил рәсмиләре әйтүенчә, көймәдәгеләр хәрбиләрне утлы кораллар, пычаклар һәм балталар белән каршылаган һәм Израил хәрбиләре бары һөҗүмгә дучар булганнан соң гына җавап уты ачкан.

Алар әйтүенчә, уннан артык активист үтерелгән, тагын берничәсе яраланган, Израил хәрбиләре ягыннан да яраланучылар булган.

Израил хәрбиләре Төркия ярдәм көймәсен яулый
Кәрванда булган төрек хәйрия хезмәткәре әйтүенчә, үтерелгәннәрнең күпчелеге Төркия ватандашлары.

Бу вакыйга азак вакыт дустанә мөнәсәбәттә булган Төркия белән Израил арасында дипломатик киеренкелеккә дә китерә ала.

Төркия шунда ук Израил хәрбиләренең гамәлләренә кискен ризасызлык белдерде. Белдерүдә бу гамәлнең төзәтеп булмаслык нәтиҗәләргә китерүе әйтелә. Төркия тышкы эшләр министрлыгы бу белдерүне тапшыру өчен Израиль илчесе Габбу Лэвины чакыртты.

Истанбулдагы Израил консуллыгында сак көчәйтелде
Төркия тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Сәлим Енел Азатлык радиосына телефон аша “Бу хәл халыкара суларда булган һәм бу халыкара канунны тупас бозу. Без Израил илчесен бирегә чакырттык. Без моның халыкара канунны тупас бозу булганлыгын аңлаттык, чөнки кәрванда бары тик һуманитар йөк кенә иде. Бу бер тыныч башлангыч иде һәм бу гамәл һич тә кабул ителерлек түгел”, - диде.

Төркия премьер-министр урынбасары Булент Аринч илнең хәрби җитәкчеләрен ашыгыч киңәшмәгә җыйды.

Истанбулдагы Израил консуллыгына ачулы демонстрациячеләр бәреп кергәннән соң Төркия анда сакны көчәйтте.
XS
SM
MD
LG