Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җанисәпкә багышланган конференция күчерелде


Агымдагы елда узачак халык санын алулар уңаеннан Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары май ахырында фәнни-гамәли конференция уздырырга тиеш иде. Май узды, конференция үтмәде.

Без бу уңайдан конференцияне оештыру идарәсе рәисе, Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе профессор Мәҗит Хуҗинга мөрәҗәгать иттек:

“Фәнни-гамәли конференцияне күчердек. Чөнки, беренчедән, анда катнашырга тиешле берничә галим мәшгуль булып чыкты. Икенчедән, ул чара билгеләнгән көннәрдә бездә чыгыш ясарга тиешле берничә галим Мәскәүдәге конференциягә китте. Шул уңайдан без чараны июньнең беренче яртысына күчердек”, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG