Accessibility links

дүшәмбе, 23 октябрь 2017, Казан вакыты 20:16

Әлеге газет Чаллыда нәшер ителә һәм Русиянең татарлар яшәгән бик күп төбәкләренә тарала. Газетның беренче саны 1995 елда Хәлил Шәрипов һәм Иршат Шәйхаттаров тырышлыгы белән дөнья күрә. 2 июньдә басманың 15 еллыгы билгеләп үтелде. Аннан соң “Чаллы матбугатында ислам темасы” хакында сөйләшү булды.

Дини-иҗтимагый юнәлештә булган “Ислам нуры” газеты юбилеена Татарстан Диния нәзарәте җитәкчеләре, Уфадагы “Ихлас” мәчете вәкилләре, Татарстан мөхтәсибләре, имамнары килгән иде.

Чаллы мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфулла газетның чыгуы нәшер итүче Иршат Шәйхаттаров һәм мөхәррир Хәлил Шәрипов тырышлыгына бәйле булуын искәртте.

Татарстан Диния нәзарәте рәисе Госман хәзрәт Исхакый, дәвамлы эш бәрәкәтле була, дип алга таба да уңышлар теләде, Шәйхаттаровка һәм Шәриповка Диния нәзарәте түштамга тапшырды.Чаллы һәм Түбән Кама мөхтәсибләре Әлфәс хәзрәт Гайфуллага, Йосыф хәзрәт Җиһаншинга рәхмәт хатларын җиткерде.
Госман Исхакый Хәлил Шәриповка түштамга тапшырды


Түгәрәк өстәл барышында мөфти урынбасары Вәлиулла хәзрәт Якуб матбугат тарихында 500ләп татар газеты чыга башлап, шуларның 400ләбенең газет дөньясыннан китеп баруын искәртте. “Ислам нуры” яши, исән, нияте изге, мөселманнарны куандырып тора”, диде Вәлиулла Якуб. Шәһәр, район имамнары газетны тагын да күркәмрәк итү тәкъдимнәрен әйтте.

“Газетны укучыпар саны буенча Башкортстан икенче урында тора. Димәк, аның бездә дә абруе бар. Газетны уку гына түгел, аңа язмалар җибәреп, турыдан-туры аралашабыз да. Таралып яшәгән татарлар йөрәгенә капка ачучы матбугат ул”, ди Уфаның “Ихлас” мәчете имамы Мөхәммәт хәзрәт Галләм.

Мөфти Госман Исхакый 3 июньдә Мәккә якларына сәфәр чыга икән. Сәфәр сәбәпләрен күрсәткәнче, аның “Ислам нуры” газетына мөнәсәбәтен белик.

Йосыф Җиһаншин рәхмәт хаты алды
“Иң авыр вакытларда да газет милләтебезгә файда китерде һәм аның шифасы хәзер дә дәвам итә. Күп кенә халык мәчеткә йөри алмый. Укучылар газетны туганнарына, күршеләренә бирә, шуның белән бәрәкәтен арттыра. Алга таба да ак көнләшү белән көнләшерлек матбугат булсын”, дигән фикердә тора мөфти.

“Бөтендөнья Коръән хафизларының мәркәзе бар. Без шушы мәркәзнең бер тармагы итеп Русия Ислам университетында 5-6 ел элек бер бүлекчә ачкан идек. Монда кечкенәдән балаларны тәрбияли башладык. Хәзер бездә бер-ике дистә кеше Коръәнне яттан белә.

Согуд Гарәбстанының Җиддә шәһәрендә 5-6-7 июнь көннәрендә конференция үтә һәм анда бөтен дөньядан җыелган Коръән ятлаучылар бәйгесе дә узачак. Мин һәм РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, тагын берничә кеше әлеге мәртәбәле җыенга чакыру алдык”, дип сәфәр максатын ачыклады Госман хәзрәт Исхакый.

Тантана барышында Чаллы һәм тирә-як район, шәһәр имам-мөхтәсибләренә алдагы 4 елга шаһәдәтнамәләр тапшырылды. Шуның белән таныклык алучылар “указлы” мулла булдылар.


фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG