Accessibility links

Кайнар хәбәр

Теш сындырып наркотик эзләү игътибар үзәгенә менде


Башкортстандагы билгеле хокук яклаучы Альмира Жукованың кызын яклау чаралары дәвам итә. Альмира Жукованың кызы Алинә Жукованы милиция тоткарлап, авызын каерып ачып, яшерелгән наркотик эзләгән.

Шул вакытта Алинәнең кулыннан сумкасы төшеп киткән һәм бераздан ул сумкадан наркотик тапканнар. Кызның авызын каерып ачканда ике тешен сындырганнар. Тикшерү изоляторына аның янына адвокатлар бары тик 28 сәгатьтән соң гына кертелгән. Альмира Жукованың фатирында тентү узып, аның компьютерын һәм дискларын кулга алганнар. Хокук яклаучы боларны үзенең эшчәнлеге белән бәйләп аңлата. Эш шунда, ул соңгы чорда югары милиция түрәләре турында мәгълүмат туплаган булган. Алар арасында наркополиция башы генерал Виталий Мартыновның да улының канун бозулары турында мәгълүматлар бар.

Күптән түгел Альмира Жукова һәм Мәскәүдән килгән кеше хокукларын яклаучы утырган машинага ату очрагы да булган иде. Әлеге вакыйгалар кеше хокукларын яклаучыларның игътибар үзәгенә менде. Уфада Республика прокуратурасы һәм иминлек хезмәте утырган биналар янында пикет узды. Пикетчылар Алина Жукованы азат итүне таләп итте. Кеше хокуклары өчен хәрәкәтенең Башкортстан буенча башкарма директоры Геннадий Чернов Русия прокуроры Юрий Чайкага мөрәҗәгать күндерелүен хәбәр итте.

“Без гаделлек яклы. Әгәр Алинә Жукова, чыннан да гаепле икән, җәзасын алырга тиеш. Әгәр дә инде бу оештырылган провокация икән, шулай ук аның артында торучылар да җәзага тарттырылырга тиеш. Без бу эшне Русия прокуратурасы үз күзәтүе астына алуын таләп итәбез”, диде ул.

Альмира Жукова элегрәк бер матбугат очрашуы уздырганнан соң кызында наркотик табып хөкем иткән иделәр. Русиянең җәмәгатьчелек шурасы, хокук яклаучылар тырышлыгы белән ул бер елдан азат ителде.
XS
SM
MD
LG