Accessibility links

Эрдоган: Израил Төркияне дус буларак югалта ала


Төркия премьер-министры Рәҗәп Таййип Эрдоган, әгәр Израил үзенең сәясәтен үзгәртмәсә, төбәктәге иң мөһим дустын югалтырга мөмкин дип кисәтте.

Төркия экспортерлары җыенында Эрдоган шулай ук Анкара Газзә сызыгына һуманитар ярдәм илтүче көймәләрдәге тугыз активистның Израил хәрбиләре тарафыннан үтерелүенә күз йоммаячак диде.

Үтерелгәннәрнең сигезе Төркия ватандашы, берсе АКШ ватандашы булган төрек.

Израил тоткарлаган алты көймәдә булган 527 кешене бүген Истанбул һава аланында каршыладылар.

Израил тышкы эшләр министры Авигдор Либерман бу үтерешне халыкара дәрәҗәдә тикшерүгә чакыруларга каршы чыкты.
XS
SM
MD
LG